Язгы кояш җылысын бик мулдан бирми әлегә. Ә балалар каникуллар башланыр көннәрне туземсезләнеп көтәләр. Укудан арыган зиһеннәре, көн озынына айфон тәрәзәсенә карап иелгән тәннәре ял көткән шушы көннәрдә “Ак калфак” оешмасы ханымнары балалар өчен чәк-чәк бәйрәмен оештырып бүләк итәргә булдылар. Балалар санын күп итеп чакырыр өчен мөмкинлекләр юк дип тә борчылмадылар, килгәненә рәхмәтле калып, бәйрәмне уздырасы көнне Садия ханым Мухаметшинаның өендә җыелыштылар.
Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Эльвира ханым Майнетдинова балаларны үзара таныштырды, һәр килгән бала ничә яшьтә икәнлеген, ничәнче класста укуы турында, нинди дәрәҗәдә татар телен белүе турында сөйләп бирделәр. Дөресен әйткәндә, балалар татар телен белмиләр диярлек иде, араларыннан ике генә кыз туганнар телне беләләр булып чыкты, чөнки алар һәр ел саен җәен авылга әби-бабаларына кайтып йөриләр икән.
Икенче адым буенча, Фәния ханым Карабаева балаларны татар киемнәре һәм бизәнү әйберләре белән таныштырды. Кызлар милли татар киемнәрен киеп фотога төштеләр, киемнәрнең матур икәнлегенә игътибар иттеләр, соклануларын яшермәделәр.
Өченче адым инде тулысынча чәк-чәк әзерләугә багышланган иде. Бу эшне хуҗабикә Садия ханым Мухаметшина үз өстенә алган иде. Балалар бик теләп камыр бастылар, уклау белән җәйделәр. Соңрак, камыр әзер булгач, үзләре үк ваклап кискәләделәр.
Балалар күз алдында алар әзерләгән камырны кызган майга салып пешереп алдылар, баллы-шикәрле сыкча әзерләп, чәк-чәкне болгатып, һәркайсына үз өлешен бүлеп бирделәр.
Кемгә ошамый инде үз кулың белән ризыкны тәм итү! Бу эш күмәк башкарылгач, тагын да тәмле инде бергәләшеп чәйләр эчүләре!
Һәр бала өйләренә кайтканда, әти-әнисе янына күчтәнәч белән кайтып китте. “Безгә бик ошады, тагын чакырыгыз безне шундый чараларга!” – дип үтенеп сорадылар, рәхмәтләрен дә әйтергә онытмадылар.