tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәрендә II Халыкара Иртыш буе Сабан туе башланды
Омск шәһәрендә II Халыкара Иртыш буе Сабан туе башланды

Омск шәһәрендә II Халыкара Иртыш буе Сабан туе башланды

Бүген, 27 июль, Омск шәһәренең “Яшел утрау” паркында II Халыкара Иртыш буе Сабан туе уза.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнаша. Шулай ук бәйрәмнең мәртәбәле кунагы Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко. Милли бәйрәмне ачу тантанасы алдыннан алар Сабантуй кысаларында оештырылган күргәзмәләр белән таныштылар һәм Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Татар ишегалдында булдылар.

Татар ишегалды кунакларны татарларның көнкүреше белән таныштыра. Биредә татар йорты, музей-йорт, беседкалар, мәчет, кое һ.б. урнашкан. Шулай ук ишегалдында мастер-класслар, татар милли ризыкларыннан һәм эчемлекләреннән дегустация уза.

Яр буенда Гастрономия фестивале дә уза, анда милли ризыклар тәкъдим ителгән. Нәкъ менә шушы мәйданчыкта Сабантуйга килүчеләрне чәк-чәк белән чәй эчәргә чакырачаклар. Моннан тыш, оештыручылар чәй эчү буенча рекорд урнаштырырга тырышачаклар. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*