tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәрендә “Тату гаиләдә күңел ял итә” дип исемләнгән зур вакыйга узды
Омск шәһәрендә “Тату гаиләдә күңел ял итә” дип исемләнгән зур вакыйга узды

Омск шәһәрендә “Тату гаиләдә күңел ял итә” дип исемләнгән зур вакыйга узды

22нче апрель көнне Омский шәһәренең 101нче балалар бакчасында Татар мәдәнияте көннәре уңаеннан “Тату гаиләдә күңел ял итә” дигән зур вакыйга узды. Чараны Омский шәһәренең хакимияте, 101нче балалар бакчасының мөдире һәм хезмәткәрләре, безнең өлкәбезнең “Иртыш”  татар оешмасы һәм “Алтын” яшьләр үзәге оештырды.

Балалар бакчасының хезмәткәрләре “Карга боткасы” бәйрәмен әзерләделәр. Балалар татар җырларын, биюләрен өйрәнделәр. Әйтергә кирәк, балалар төрле милләт вәкилләре булса да, татар телендә бик матур җырладылар. Шулай итеп бер зур, матур бәйрәм килеп чыкты. Тамашачылар олы төркемнәрдән балалар иде.

Без дә үз программабызны күрсәттек. Шулай ук балалар алдында яшь буын артистлары да чыгыш ясады. “Умырзая” ансамблебезнең, 5нче балалар сәнгать мәктәбенең, “Ибирь” оешмасының балалары үз сәләтләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәмнең ахырында “Алтын” яшьләр үзәге катнашучыларга милли уеннар үткәрде.

Чумарова Фәгыйля Алим кызы да үзенең моңлы тавышы белән чараны бизәде.

Омск өлкәсенең «Иртыш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*