23нче май көнне Омск шәһәрнең Россиянең Эчке эшләр министрлыгы академиясендә “Территория дружбы” милли-мәдәни фестивале узды. Фестивальдә төрле милләтләрнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен академиянең курсантлары тәкъдим итте.
Татар милләтен тәкъдим итүче — Кәүсәрова Әлбинә Данияр кызы булды. Ул үз тарафынан курсантлардан бер төркем җыеп, “Иртыш” татар оешмасының “Умырзая” ансамбленең ярдәме белән тулы бер программа әзерләде. Гадәттәгечә, яшьләр үзебезнең милли ризыкларны, милли киемнәрне тәкъдим иттеләр, исем кушу, бәби туе йолаларын күрсәттеләр, татар халык биюен дә тамашачыларга карау насыйп булды.
“Иртыш” оешмасы исеменнән яшьләребезгә татарлыкны онытмау өчен зур рәхмәт. Аерым рәхмәт Әлбинә туташка чарада татар милләтен тәкъдим итүе өчен.
Омск шәһәренең “Иртыш” татар милли-мәдәни үзәге