Омск шәһәренең үзәк китапханәсендә татар телен, тарихын, мәдәниятен белү буенча балалар өчен викторина узды. Алар “Сабантуй” һәм “Чәчәкләр” командаларына бүленеп, үзләренең белемнәрен күрсәтәләр.
Бәйгедә дуслык жиңә. Балалар 2 командадан да актив булып чыга, тулы, төгәл җаваплар биргәннәр. Үзләре дә чарадан канәгать калганнар. Соңыннан өлкәннәр балаларга 23 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне хакында сөйләгән. Бу хәбәрне Омск өлкәсендәге милләттәшләребез юллады.