tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омски өлкәсендә “Әбиемнең җылы юрганы” бәйгесе узды
Омски өлкәсендә “Әбиемнең җылы юрганы” бәйгесе узды

Омски өлкәсендә “Әбиемнең җылы юрганы” бәйгесе узды

Омски өлкәсе, Большеречье районы авыллары күләмендә “Әбиемнең җылы юрганы” дип исемләнгән бәйге булып узды. Бәйгене оештыручы һәм уздыручы Ак калфак хатын-кызлар клубы җитәкчесе Гыйльминур Вәлиәхмәт кызы Байгузина булды.

Әбиләребез безне күп нәрсәләргә өйрәттеләр, рәхмәт яугырлары, сүз дә юк. Тик алар өйрәткән бик күп һөнәрләр бүгенге көн барышында кирәкмәс булып, күңел турләрендә, һич югы, музей сандыкларында гына  сакланалар. Әбиләр буларак, безгә дә бит үз оныкларыбызны нәрсәгәдер өйрәтеп, сөйләп калдырырга тиешлебез бит югыйсә…

Юк, диде Гыйльминур ханым, мин моның белән килешеп бетмим. Күңел җылыңны кушып, үз кулларың белән теккән, чиккән, булдырган әйбердән дә кадерлерәк нәрсә юк! Без дә бу матур күренешләрне, гореф-гадәтләребезне яңадан тергезә алабыз бит! Мин беләм, күпме безнең арада уңган, булган ханымнар! Тик аларны берләштерергә, исләренә генә төшерергә кирәк, алар да рәхәтләнеп, үз куллары белән әбиләребез калдырган мирасларны яңадан тудыра алырлар иде дип ышанам, диде.
Һәм уңганнар арасында “Әбиемнең җылы юрганы” дип исемләнгән бәйге оештырырга дигән карарга килде.

Бәйге әлегә Большеречье район авыллары күләмендә генә бүлүгә карамастан, катнашырга теләүчеләр байтак жыелган булып чыкты.

Һәм 27 апрельдән башлап, гаризалар кабул итү, бәйгегә тәкъдим ителүче эшләрнең барышын күзәтеп бару башланды.

Берсеннән берсе матур кул эшләре килә башлады.

Ниһаять, бәйге нәтиҗәләренә бәя бирергә вакыт җитте һәм шул нисбәттән мин Омскидан Большеречье район үзәгенә юл тоттым…

Бәйгедә катнашучылар, жюри әгъзалары инде әзер булып, мин килеп җиткәнне генә көтеп торган иделәр…

Бал корты бер чәчәкле болыннан икенчесенә очып йөргән кебек, без дә гаҗәеп матур юрганнарның берсеннән икенчесенә күчеп йөредек. Бәйге эшләрен ике номинациягә бүләргә туры килде, ник дисәң, килгән эшләр арасында себер татарлары арасында киң таралган тагын бер матур эш: юл-түшәкләр дә байтак иде…

Гаҗәеп матур бәйгене оештыручы, Большеречьедә бик актив эшләр килүче “Ак калфак “хатын-кызлар клубы җитәкчесе Гыйльминур ханым Байгузинага олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Халкыбызның гореф-гадәтләрен түкми-чәчми саклап калуга күп көч куйганы өчен ОмТНКА “Ибир” оешмасы исеменнән дә, шулай ук, рәхмәтләребезне белдерәбез.

Алдагы көннәрдә дә эшегездә уңышларга ирешеп, гел алга баруыгызны теләп калабыз. Бу бәйгедән фоторәсемнәр карап китегез әле сез дә, дуслар!

Фагиля Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*