tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида “Мөслимнәр кичәсе” узды
Омскида “Мөслимнәр кичәсе” узды

Омскида “Мөслимнәр кичәсе” узды

Омскида, 15 март көнне үткәрелгән зур Ифтардан соң, 22 мартта “Татар дөньясы” газетасының баш редакторы Диана ханым Единякова һәм “Иртыш” өлкә оешмасының активы яшьләр өчен “Мөслимнәр кичәсе” оештырды. Чарада мөселманча яулык бәйләү мастер-классы да үткәрелде. Эшмәкәр Динара ханым Баширова махсус кунак булып, яулык бәйләү осталыгын күрсәтте. Ильяс хәзрәт Аллагулов яшьләргә вәгазь сөйләп, сорауларга җавап биреп, җылы һәм мәгънәле әңгәмә корды.

Шулай ук безнең арада мөхтәрәм  Розалия Сайганова һәм  Зөлфирә Храмова ханымнар да булдылар. Барысына да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! “Мөслимнәр кичәсе” кояш баегач, ифтар белән тәмамланды.

Шамил Аллагулов, Омскиның “Иртеш” өлкә татар мәдәнияте үзәге башкарма директоры

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*