1 июнь көнне Омск өлкәбезнең Тара шәһәрендә бер матур, зур вакыйга — “Сабантуй бәйрәменең гореф- гадәтләрен саклау” семинар- практикумы узды. Чараны “Дуслык йорты” милли мәдәният оешмасы һәм “Нур” җирле милли- мәдәни мохтәрияте уздырды.
“Нур” татар мохтәриятенең рәисе Сатышева Гөлшат ханым чакыруы буенча семинарга төрле өлкәләрдән татар оешмаларының җитәкчеләре үз ярдәмчеләре белән килделәр. Шулай ук, Омск, Большеречье, Тара, Колосовка, Знаменское, Тевриз, Усть-Ишим районнарның татар активистлары да чарада булдылар. Әйтергә кирәк, алар күбесе безнең “Иртыш” татар милли-мәдәни оешмасының әгъзаләре.
“Дуслык йортның” җитәкчесе Елена Александровна Нальгиева барлык катнашучыларны кереш сүз белән котлады. Семинар программасын Гөлшат ханым алып барды. Сабантуй темасын күтәреп, мастер-классларга күчтек, аларны безгә Гөлнара ханым Имьяминова уздырды. Соңыннан токмачлы ашлар, тәмле чәйләр белән сыйлап, җырлар һәм Сабантуйда уйный торган берничә уеннар да уйнадык. Шулай итеп, семинар яңа планнар, якты өметләр белән тәмамланды.
Гөлшат ханымга һәм аның ярдәмчеләренә шулкадәр җылы каршы алуларына зур рәхмәт. Киләчәктә дә шундый чаралар күбрәк булсын, бергәләшеп, дуслашып яшәргә язсын.
Бердәмлектә — көч!
Омск өлкәсенең «Иртыш» татар милли-мәдәни үзәге