Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары татар оешмаларнының ветераннары белән очрашу үткәрде.

Очрашу 4 сәгатькә якын дәвам итте. “Ак калфак ” оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова, мондый чараларны киләчәктә дә оештырырга кирәк дигән фикер белдерде. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте . Ханымнар, 2019 елда да “Ак калфак “ның эшчәнлеге уңышлы барсын, балалар белән күберәк эш алып барырга, дигән фикерләр белән, таралыштылар.
Розалия Сайганова