21-23 февраль көннәрендә Омскиның “Ышаныч” өлкә мәдәният үзәге каршында эшләүче “Ләйсән” татар җыры ансамбле Тевриз районында иҗади сәяхәттә булып кайтты. Бу сәяхәт вакытында “Ләйсән” коллективы белән бергә Омскиның “Сударушка” халык биюләре ансамбле һәм “Туган як” җыр коллективы да катнашты.
Омски өлкәсенең Тевриз районы, башка татарлар күпләп яшәгән районнар кебек, өлкәнең төньягында урнашкан. Әлеге районның Омскидан иң ерак авылы Отыз (Утузы) – өлкә үзәгеннән 466 чакрым ераклыкта. Концертлар Отыз (Утузы), Ташаткан, Таулы Ай, Байбы һәм Туйчы авылларында үтте. Кайбер авылларда мәдәният йорты булмавы сәбәпле, Туйчы, Байбы һәм Ташаткан авылларында концертлар мәктәп биналарында үткәрелде.
Халык “Ләйсән” ансамбле һәм Омскиның башка үзешчәннәренең чыгышларын җылы кабул итте, һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. “Бездә күптән концертлар булганы юк, тагын килегез,” дип, халык үтенеп, чакырып калды. Тамашачылар арасында урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр күп булса да, Туйчы авылында мәктәп яшендәге балалар да актив катнашты. Һәр концерт барышында “Ватанны саклаучылар көне” белән котлаулар яңгырады, ә концерт ахырында “Халыкара Туган тел көне” уңаеннан тамашачылар белән бергәләп “Туган тел” җыры башкарылды.
Өлкәнең ерак районына сәяхәтне оештыруда транспорт белән “Ибир” җирле татар милли-мәдәни мохтарияте һәм “Иртеш” өлкә мәдәният үзәге рәисе Тамир Алимбаевич Алимбаев ярдәм итте.
Розалия Сайганова