Омск шәһәренең Дуслык йортында татар балалары өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәм барышында төрле татар әкиятләреннән күренешләр уйналды – Шүрәле, Былтыр, Су анасы кебек әкият персонажлары балаларның 2 сәгатьтән артык куңелен ачты.
Бәйрәмгә 100гә якын бала килгән иде, аларга барысына да “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары әзерләгән татлы бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең оештыручысы Омскның шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе.
Диана Единякова