Омскта нәшер ителә торган “Татар дөньясы” газетасының редколлегия әгъзалары җомга көнне өлкәнең Тара шәһәрендә Муса Җәлил истәлегенә оештырылган шигърият бәйгесендә булып кайтсалар, бүген үзләре шәһәрнең үзәк китапханәсендә шундый ук әдәби чара уздырдылар. Гәзитнең баш мөхәррире Диана Единякова, аңа ярдәм итүчеләр – Гадел Замалеев, Самира Ибрагимова, Ренат Замалеев патриот-шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, авыр язмышы турында тәфсилләп сөйләделәр.

Бәйгедә катнашучылар артык күп булмады. Катнашучылар өлкәннәр һәм урта яшьтәгеләр иде, һәм, тәбигый ки, шигырьләр бары тик татар телендә башкарылды. Якшәмбе мәктәбендә Муса Җәлил әсәрләре буенча балалар ясаган рәсемнәргә дә бәя бирелде. Катнашучыларга сертификатлар һәм бүләклэр тапшырылды
Розалия Сайганова