Изге Рамазан ае уңаеннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте белән берлектә «Онлайн Рамазан» проектын башлап җибәрә. Бу җәһәттән бүген Татмедианың конференцлар залында «Онлайн Рамазан» проектына багышлаган матбугат конференциясе узды.
Анда Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дәгъват бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов, проектның кунагы, теле-радио алып баручы Айваз Садыров катнашып, чыгыш ясады.
Проект кысаларында Рамазан ае дәвамында көн саен ВКонтакте һәм Telegram платформаларында подкаст форматында туры эфирлар узачак. Һәр чыгарылышта танылган дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, яшьләр лидерлары һәм экспертлар катнашачак. Эфир интервью һәм подкаст рәвешендә татар һәм рус телләрендә алып барылачак.
«Онлайн Рамазан» – милли һәм җәмгыяви мәсьәләләрне ислам кыйммәтләре аша аңлатучы һәм фикер алышу өчен булдырылган проект.
Проектның төп максаты – Рамазан аенда яшьләрне һәм киң җәмәгатьчелекне рухи кыйммәтләргә җәлеп итү, татар мөселман җәмгыятендә актуаль сорауларга җавап эзләү, дин белән заманча тормыш арасындагы бәйләнешне күрсәтү.
Проектта катнашырга чакырылган спикерлар арасында:
- Камил хәзрәт Самигуллин;
- Җәлил хәзрәт Фазлыев;
- Рөстәм хәзрәт Хәйруллин;
- Нияз хәзрәт Сабиров;
- Данис хәзрәт Бәһаветдинов;
- Ленар хәзрәт Хамматов;
- Айгөл Биктимирова һәм башка галимнәр, эшмәкәрләр, дин әһелләренең чыгышлары көтелә.
Әлеге проектның оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты.
* Рамазан аеның һәр көнендә.
*13:00 сәгатьтә (Казан вакыты белән, вакыт бераз үргәрергә мөмкин).
*Туры эфирлар, әңгәмәләр һәм подкастлар.
* Telegram һәм ВКонтакте платформаларында.
«Онлайн Рамазан» телеграмда
MAXта төркем
Бөтендөнья татар конгрессының ВКонтакте төркемендә трансляцияне карый алачаксыз