tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Онлайн-Сабантуй тәкәсен көрәшче кыз откан
Онлайн-Сабантуй тәкәсен көрәшче кыз откан

Онлайн-Сабантуй тәкәсен көрәшче кыз откан

Без гаиләдә биш бала. Өч абыем да көрәшче, аларга ияреп мин дә мәктәптә укыганда көрәшкә йөри башладым. Тренерым Илфат абыйга бик зур рәхмәт аның өчен, бик күп урыннар алып йөрдем, ди җиңүче кыз. Быел Сабантуй бәйрәме башка елларга караганда үзенчәлекле онлайн-форматта үтте.

Тамашачылар бәйрәм концертын, тапшыруларны “Яңа Гасыр” телеканалыннан карадылар, телемарафон аша үзләренең котлау-сәламнәрен җиткерделәр. Әмма Сабантуй бүләксез уза алмый! Телеканал традициягә тугры калып, Инстаграм челтәрендә тәкә уйнатты!

600 гә якын кеше катнашкан әлеге уенда Татарстанның Саба районы Шыңар авылында яшәүче Алисә Гарифуллина җиңеп чыкты. Әлеге бәйге турында ул авылдагы егетләр аша белеп ала һәм үз бәхетен сынап карый.

– ТНВ аккаунтына кереп, “тәкәне тоттым” һәм үземә урнаштырдым. Абыйга да катнашып карарга куштым. Аннары нәтиҗәләрне белергә туры эфирга кердек, күңелдә безнең авыл җиңәргә тиеш дигән ышаныч бар иде. Минем исемне атагач барыбыз да югалып калдык, мин “тәкә оттым” дип сикерәм, әтиләр ышанмый, телевизорны киредән карый башладылар. Гаиләдә абыйлары гына түгел, Алисә үзе дә 3 ел билбау көрәше белән шөгыльләнгән.

– Без гаиләдә биш бала. Өч абыем да көрәшче, аларга ияреп мин дә мәктәптә укыганда көрәшкә йөри башладым. Тренерым Илфат абыйга бик зур рәхмәт аның өчен, бик күп урыннар алып йөрдем. Аннары кияүгә чыккач, көрәштән китәргә кирәк булды, тәкә алып булмады, ә быел менә көрәшмичә генә тәкә алырга насыйп булды.

Шулай итеп, ТНВ тәкәсе Саба районына юл тотты. “Мине авылдагы бар кеше котлап чыкты.Уенга керткән дусларны, туганнарны җыеп бәйрәм ясарга уйлыйбыз”, – ди Алисә.

– ТНВ телеканалына мондый күңелле уен оештырулары өчен зур рәхмәт! Тамашачылар катнашсыннар һәм, һичшиксез, һәркемгә бәхет елмаячак!

tnv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*