Барыбыз да яратып укыган Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы “Туган як” газетасының февраль саннарының берсендә агымдагы елны Түбән Новгород өлкәсе буенча бөек якташ җырчыбыз Рәшит Ваһапов елы дип игълан итәргә дигән тәкъдимен укыгач, чын күңелдән шатландым, чөнки андый шәхесләр гасырга бер генә туа торгандыр һәм аларны онытырга хакыбыз юк. 2023 елны Ваһапов елы дип игълан итәргә сәбәбе дә җитди – 7 май көнне бөек шәхеснең тууына 115 ел тула.
Аның турында бер хатирә белән бүлешәсем килә. 6 нчымы, 7 нчеме классны тәмамлаган идем. Бу 1956-1957 еллар булгандыр. Җәй көнне безнең Печә авылына Рәшит Ваһапов концерт белән килде. Иске агач клубы бинасы халык белән шыгрым тулды, якындагы күршеләрдән эскәмияләр кертеп тә утырыштылар, хәтта тыштан тәрәзә аша караучылар да булды.
Рәшит Ваһаповтан гайре күп еллар аккордеонда уйнап, аның аккомпаниаторы булып торган авылдашыбыз Гани Вәлиев һәм Җәвәһирә Сәлахова да килгән иделәр ул концертка.
Бүгенгедәй күз алдымда – иң беренче сәхнәгә аккордеон тотып Гани абый чыгып утырды һәм берничә көй уйнады (ул чыгышы белән Печәдән булганлыктан, туган тиешле Фәйзрахман ага Бәдретдиновларда тукталган да иде, алар гел аралашып-йөрешеп торды). Аннары сәхнәгә Рәшит Ваһапов чыкты, аны халык аягүрә басып, алкышлап каршы алды. Озын буйлы, дулкынланып торган куе чәчле, кара костюм, ялтырап торган туфли – менә шундый искиткеч матур булып хәтеремә сеңеп калган ул.
Концерт бик озак барды, ул ялгыз да бик күп җырлады, Җәвәһирә белән дуэт булып та берничә җыр башкардылар. Анда бит микрофоннар да юк иде, тере тавыш белән клубны түгел, авылны яңгыратты. “Рамай” җырын башкарганда күзләреннән яшьләр тәгәрәде. Моның сәбәбен күптән түгел “ТНВ-Планета” каналыннан “Умырзая” спектаклен караганда гына белдем – анда әти-әнисе улларын күрергә Казанга килде һәм ул аларны шушы “Рамай”ны җырлап озатты. Бу әти-әнисе белән соңгы күрешүе булган, соңлап белгерткәнгә, әнисен җирләргә дә килеп өлгермәгән. Шуңа да бу җырны күз яшьләрсез башкара алмаган икән.
Үзебезнең авылда җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, урта белемне Уразавылда алдым. Класс җитәкчебез Ләйлә Фатеховна Зиннәтуллина иде һәм бервакыт ул безне район мәдәният йортына алып барып, аның фойесындагы Рәшит Ваһаповка багышланган стенд белән таныштырды, җырчы турында бик күп сөйләде һәм ахырда күз яшен тыялмыйча бу бөек шәхеснең вафат булганын әйтте. Без дә бик кайгырыштык, хәтта еладык та.
Рәшит Ваһаповның биография-сендә безнең Печәгә бәйле өлеше дә бар – ул биредә бер ел мәктәптә укыткан, безнең авыл турындагы китап авторы Үмәр Билялов, күршебездә яшәгән бер әби анарда укыганнарын искә алып сөйлиләр иде.
Халкыбызның шундый бөек улының казанышларын күтәреп чыккан өчен җырчының авылдашы, Казанда гомер итүче күренекле якташыбыз Рифат Фәттаховка зур рәхмәт, чөнки ул бу эшне башкармаса, Рәшит Ваһапов та бүтән билгеле шәхесләр кебек югала иде.
Әлбәттә, “Туган як” газетасы редакциясенә дә бөек җырчы турында даими язып торуы, 2023 елны аның елы дип игълан итүе өчен рәхмәтнең олысын җиткерәсем килә.
Ә менә Сергачтагы “Татар радиосы” эфирында Ваһаповның җырлары аз яңгырый, бераз күбрәк ишетәсе килә, аның кабатланмас тавышын бит күпме тыңласаң да, ялыктырмый.
Рәшит Ваһапов турында менә шундый хатирәләр миндә һәм алар белән “Туган як”ны укучылар белән дә уртаклашасым килде. Бүтән укучыларның да язмаларын күрербез дип ышанасы килә, Рәшит Ваһаповка бәйле вакыйгаларны хәтерләүчеләр бардыр әле.
Сания АЛЯУТДИНОВА,
укытучы-ветеран.
Печә,
“Туган як” газетасы
Фотода: Җәвәһирә Сәләхова, Гани Вәлиев, Рәшит Ваһапов, Хәдичә Нуриева.