Коронавирус афәте безнең яшәешебезгә аяк чалып маташса да, тормыш барыбер үз агымын дәвам итә. Алда безне зур вакыйга – Җиңү көненең 75 еллыгы көтә. Бик күпләр үзләренең якыннары – әти-әниләре, әби-бабалары турында, аларның сугыш чорында кылган батырлыклары турында сөйлиселәре, калганнарга да җиткерәселәре килә. Үтенеч белән “Татар дөньясы” гәзите редакциясенә хатлар юллыйлар, үтенеп сорыйлар – языгыз, сөйләгез алар турында! Фоторәсемнәре сандык төбендә ятып калмасын, гәзит битләрендә күрсәтегез! – дип сорыйлар.
Үз чиратыбызда без дә хәлебездән килгәнчә алар турында язарга, тарих битләренә кертеп калдырырга тырышабыз. Безгә үтенеч белән мөрәҗәгать иткән Хәлимова Мәдинә Гайса кызы сөйләгәннәрдән чыгып, сугыш батыры Аптрашев Гайса Мөхәммәт улы турында булыр бу язмам.
1905 елда, Омски өлкәсенең Тевриз районы Отоз (УТУЗЫ) авылында туып-үскән, әмма бәхет эзләп ит җирләргә китәргә мәҗбүр булган 36 яшьлек Гайса Аптрашев сугышның беренче көннәрендә үк фронтка озатыла.
Гайса абый сугышка тормышның ачысын-төчесен татыган, кыенлыкларны җиңәргә өйрәнгән ир булып керә. Җитез, кыю, авырлыклар алдында югалып калмый торган таза, көчле ир сугышта да үзен шулай ук батыр йөрәкле сугышчы буларак күрсәтә. Барып торган сугышларда күрсәткән кыюлыгы өчен аны тиз арада күреп тә алалар, ул сугыш барышында олы сержант дәрәҗәсенә хәтле күтәрелә, ике тапкыр “Кызыл йолдыз ордены”, “Славы 3 степени” ордены, “За отвагу”; “30 лет Советской Армии и Флота”; “За взятие Берлина”; “За освобождение Праги”; “За победу над Германией” медальләре белән бүләкләнә.
Һәрбер документны, белешмәләрне кулга алып җентекләп өйрәнәбез. Менә бер белешмә: “Верховный Главнокомандующий Маршал Советского Союза” товарищ Сталин в своем приказе №305 от 23 марта 1945 года. Объявил Вам Благодарность, как участнику боев при прорыве обороны немцев и разгроме войск противника –юго-западнее гор. Оппельн…” – Әйе, Сталин исеменнән мактау кәгазе һәркемгә дә эләкмәгәндер шул…
… Менә яраланып, госпитальдә ятып чыгуы турында белешмә…
Ә монысы тагын да кызыклы булып чыкты: 1945 елның 15 февраль ае санында чыккан “Красноармейская газета” санының бер битеннән ертып алынган хәбәрләр… Ниндидер Андрашев исемле сугышчының батырлыгы турында язылган кыскача хәбәр… Кем соң ул Андрашев? – дигән сорау туа… Ә җавабы – ул безнең Гайса абыебыз була, аның батырлыгы турында сүз бара. Ә ни өчен Андрашев? Ә безнең Гайса абыйның фамилиясе ничек әле?
Гайса абыйның үзенең чын, татарча, ата-бабасыннан килгән фамилиясе Аптрашев, һич югы – Абдрашев булган. Сугыш кырына килеп эләккәч, бер-берсенә күчереп йөртеп языла башлагач, ул Айдрашевка әйләнеп калган. Ә аның батырлыгы турында рация аркылы хәбәр биргәндә бөтенләй Андрашевка әйләндереп калдырганнар… Әлбәттә, кызганыч… Тик, фамилиядә бер хәреф үзгәрде дип, батырлык гамәле Гайса абыйдан читкә сикермәгәндер бит? Үз батырлыгы өчен ул җитәрлек орден-медальләр алды бит инде… … Әйдәгез, без дә күз салып үтик әле бу гәзит битенә! Гайса абыйның инди батырлыгы турында язып чыктылар икән, белик әле!
«Старший сержант Андрашев – артиллерист-разведчик. Часто он выдвигается вперед вместе с пехотой, чтобы откорректировать огонь своих орудий. В одном из боев он ворвался в деревню, которую спешно покидали немцы. Зайдя в один из домов, он неожиданно увидел немецкого офицера, тот доедал свой обед, не ожидая столь быстрого появления русских. Андрашев вскинул автомат, но… патронов там не оказалось – они все расстреляны в бою. Тогда смелый разведчик бросился на немца, вырвал у того пистолет и и приказал следовать в штаб»
Һәрнәрсәгә әзер булу, югалып калмау кебек сугышта алган гадәтләре һәм табигый кыюлыгы дошман белән күзгә-күз очрашканда да Гайса абыйны салкын канлы, аек акыллы булып калырга һәм дошманны кулга алырга мөмкинлек биргән!
Сугыш кыры – ышанычсыз кыл өсте. Әмма ул да тормыш, анда да синең язмыш… Сугышка да өйрәнеп була торгандыр. Өйрәнеп булмаса да, өмет белән яшәргә кирәктер… Ул да бер батырлыктыр… Ә менә язмыш Гайса абыйга фашистларны тар-мар итеп, дошманны җиңү бәхетен татырга мөмкинлек биргән. Башта алар Герман җирләренә барып кергәннәр, Берлинны алуда алып барылган сугышларда катнашканнар. Әмма тиз генә бирешергә теләмәгән дошман Чехословакиядә барлык көчләрен туплап Совет Армиясенә каршы соңгы һәм каты һөҗүм ачканлыктан, барлык диярлек фронтларны Прага шәһәренә юнәлдергәннәр. Фашистларны җиңү көне 9 Май көне итеп игълан ителсә дә, әле Прагада барган сугышлар 12 майга хәтле сузылган. Чехиядә җирле халык совет сугышчыларын шатланып каршы алганнар, йортларны чәчкәләр белән бизәгәннәр, немец солдатларын тар-мар иткән совет сугышчыларын да чәчәк бәйләмнәре белән каршылаганнар. Гайса абый да шул соңгы каты бәрелештә, коточкыч, бик күпләрнең соңгы сулышына кадәр кан койган сугышта катнашкан. Сугыш тәмам булгач, алар җирле чехлар белән аралаша алганнар, фашизмның җиңелүенә бергәләп куанганнар, истәлеккә дип фотоларга төшкәннәр… тик вакытлар узу белән күп нәрсәгә карашлар үзгәрә, онытыла… бүгенге фотода сүрәтләре калган кешеләр күптән инде бакыйлыкка күчкәннәрдер, тик сабыйлар гына олы яшькә җитеп Җир шарының төрле почмакларында исән-сау яшәп яталардыр???
Гайса агай 1945 елның август аенда туган җиренә аяк баскан. Сугышсыз, тыныч тормыш, әле бик күп җитешсезлекләренә карамастан, бик кадерле һәм тансык булып тоелган. Яңадан тормыш башлап җибәрер өчен үзеннән 16 яшькә яшь булган Нурлыхәят исемле кызга өйләнгән. Яшь хатынын алып Омскига күчеп килгән. Военкомат аңа шунда ук шул ук олы сержант дәрәҗәсендә милиция хезмәткәре булып калырга тәкъдим иткән. Шулай итеп, илне саклау, халкыңның иминлеген, тынычлыгын саклау Гайса абый өчен гомерлек бер гыйлем һәм һөнәр булып калган… Гаиләсендә Мәдинә, Газизә исемле кызлары һәм бердәнбер Рәшит исемле улы туган… Гайса Мөхәммәт улы Аптрашев иленә тугрылыклы булып, чын ирләр язмышын яшәгән, кадер-хөрмәт күрмичә, алтмыш алты яшендә, 1971 елның 28 нче январендә мәңгелеккә бакыйлыкка күчкән…
Бүгенге көндә берән-саран калган сугыш ветераннары хөкүмәт тарафыннан бүләкләндерелделәр, күпләре фатир алу бәхетенә ирешә алдылар… Җиңү көненең 75 ел уңаеннан аларга акчалата ярдәм күрсәтелергә карар чыгарылган… Аларга инде шәхсән бу акчалар да кирәкмидер югыйсә… Алай да бирсеннәр, алар шул бүләккә лаеклар…
Ә шулай да күпме Гайсалар, Алимуллалар, Абдрахимнәр, Мөхетдиннәр, Мәзидәләр бернинди ярдәм дә, бүләк тә күрмичә, өмет тә итмичә китеп бардылар… Алар хәтеренә, алар хөрмәтенә иде бу язмам… Сау булыгыз, әтиләребез, тыныч йоклагыз, илебез өчен кан койган сугышчыларыбыз…
Омск. 2020 ел, апрель
Чумарова Фагыйлә Алимулла кызы