13 февраль көнне Әсәкәй районында Оренбур өлкәсенең татар авыллары эшкуарлары җыены булып узды. Район мәдәният йортында авыл эшкуарлары һәм чакырылган кунаклар катнашында пленар утырыш узды.
Мәртәбәле кунаклар арасында: «Россия татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов, Оренбур өлкәсе авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министрлыгының шәхси ярдәмче хуҗалыкларның, крестьян-фермер хуҗалыкларының продукциясен үстерү һәм сату бүлеге башлыгы Лилия Ярмиева булдылар.
Утырышны Әсәкәй районы башлыгы Салават Гатауллин ачып җибәрде. Оренбур өлкәсе Закон чыгару Җыелышы депутаты Илдус Дәүләтов чарага җыелган эшмәкәрләрне һәм кунакларны сәламләде.
Форумда катнашучылар Әсәкәй районында бизнеска ярдәм итү буенча төбәк һәм федераль программаларның ничек эшләве, авыл эшкуарларының көнүзәк проблемалары хәл ителүе белән таныштылар. Алар өчен җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (ҖЧҖ) «Алга» агрохолдингы» элеватор комплексына, Ришат Галимов һәм Илдар Дәүләтовның крестьян-фермер хуҗалыкларына экскурсияләр оештырылды.
Әлбәттә, уңыш тарихы һәм бизнес проблемалары турында гына түгел, ә татар телен һәм милли традицияләрне саклау турында да сөйләштеләр авыл эшкуарлары.
Пленар утырыштан соң җыенда катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә Мәңгелек ут янына һәм М.Җәлил һәйкәле янына чәчәкләр салдылар.
Төрки халыкларның «Аударыш» тамаша уены яңадан торгызыла торган традицияләрнең берсе булды. Монда җайдак я көндәшен атыннан өстерәп төшерергә, я аны иярдән сикерергә мәҗбүр итәргә тиеш. Менә шулай! Соңгы елларда Татарстанда Аударыш уены традицияләре яңадан торгызыла — атларда ярышлар. Аударыш уены буенча ярышлар уза, аны Сабантуйларга кертәләр, ул күчмә халыкларның халыкара Бөтендөнья уеннарының бер өлешенә әверелде.
«Форумга йомгак ясап шуны әйтә алам: Оренбур өлкәсеннән, шулай ук Россиянең өч регионыннан (Татарстан, Башкортостан, Удмуртия) кече һәм урта бизнес вәкилләре аралашты, тупланган тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм, бәлки, кемдер яңа элемтәләр урнаштыргандыр», – дип белдерде җыенның төп хуҗасы Илдус Дәүләтов.
«Мин тумышым белән район кешесе. Барлык башлангычларга һәм бигрәк тә бу форумга бик шатмын. Район алга! Барыгызга да рәхмәт, афәрин!», – дип уртаклашты үзенең хисләре белән катнашучыларның берсе.
Фәннүр Гайсаров