Оренбург җирлегендә татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының II нче Корылтае үтте. Аның төп темасы: “Хатын-кыз. Гаилә. Бала”. Корылтайда өлкәнең 16 төбәгеннэн 118 хатын-кыз катнашты.

«Туган телебезне ничек саклап калдырырга, киләчәк буынга тапшырырга» темасына Оренбург өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Руслан Рамил улы Зәбиров; “Әхлак тәрбиясе гаиләдә” темасына Оренбург өлкәсе мөселманнары Диния нзарәте рәисе Әлфит хәзрәт Шәрипов; «Ел йомгаклары. Оренбург өлкәсендә «Ак калфак» оешмасының еллык эше. Алдагы планнар» темасына “Ак калфак” Оренбург татар хатын-кызлары ижтимагый оешмасы рәисе Альбина Әбсәләмова, табиб Раиса Мусалова чыгыш ясадылар.

Медицина институты доценты, медицина фәннәре кандидаты, балалар табибы Венера Сәитова Бөтендөнья хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәес кызы Идрисова чыгарган «Тәрбия баскычлары” дигән дискка таянып бик тулы итеп хатын-кызларыбызга мәглумат җиткерде.
Альбина Әбсәләмова, Оренбург











