Быелгы Оренбург өлкәсе Сабан туенда абсолют батыр исемен Айрат Сәмигуллин яулады. Җиңүе билгесе буларак, Айратка төп бүләк — яңа Lada Granta автомобиле ачкычлары тапшырылды. Бу кыйммәтле бүләк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән бирелде.
Ачкычларны тантаналы рәвештә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.