tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсендә Сабантуй бәйрәме башланды
Оренбург өлкәсендә Сабантуй бәйрәме башланды

Оренбург өлкәсендә Сабантуй бәйрәме башланды

Бүген, 7 июнь көнне, Оренбург өлкәсе Пономарёвка авылында, элеккеге аэродром территориясендә, зур күләмле өлкә бәйрәме — «Сабантуй-2025» үткәрелә. Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы — Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев һәм Оренбург өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Солнцев катнаша.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасының Ютазы районы Татар утарын тәкъдим итте. Биредә һәркем татар халкының тормыш-көнкүреше белән якыннан таныша ала, хуш исле милли ризыклардан авыз итә һәм Татар ярминкәсендә халык осталары эшләгән әйберләрне сатып ала ала.

Хөрмәтле кунаклар Татар утары белән таныштылар, аның бизәлешен югары бәяләделәр, тәкъдим ителгән күргәзмәгә зур кызыксыну белдерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*