Казанда XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының Пленар утырышында төрле өлкәләрдән килгән эшмәкәрләр чыгыш ясап, үзләренең эшләре турында сөйләделәр, әлеге юнәлешне тагын да киңәйтү буенча фикерләре белән уртаклаштылар.
Оренбург өлкәсеннән крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәмис Җиһаншинның чыгышы:
– Мин – Җиһаншин Рәмис Әхкәметдин улы – эшмәкәр, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, биш бала атасы һәм дә авыл советы депутаты. 2006 елда Казан авиация институтын тәмамлагач, яшь инженер-кибернетик буларак, туган авылыма кайтып, эшкә керештем. Берничә ел һөнәремә якын даирәдә эшләп карагач, күңелем җир эшенә тартты. Шулай, әтием башлаган фермер хуҗалыгы эшчәнлегенә кереп киттем һәм дә оттым, диярлек. Әлеге вакытта кул астымда булган фермер хуҗалыгы – районда алдынгы хуҗалыклардан. Хуҗалыкның төп эшчәнлек юнәлешләре үсемлекчелек һәм дә тереклекчелек булып тора. Хуҗалык 4 200 гектар җир белән эш итә, 300дән артык баш мал асрыйбыз. Төрле грант конкурсларында катнашып, техникаларыбызны яңартып торабыз. Әлегә хуҗалыкта 14 данә техникабыз бар. Үз ихтыяҗларыбызны үз көчләребез белән тәэмин итәбез. Шулай да безне ашаткан, эчергән, үстергән җирем, авылым турында да әйтми үтә алмыйм.
Мин күркәм табигатьле, далалы, урманлы, таулы Дим елгасы кырында урнашкан Науруз авылыннан. Науруз авылы Оренбур өлкәсенең иң зур татар авылларыннан. Авылда җан исәбенә күрә, мең ярымга якын кеше яши, урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, спорт-мәктәп (көрәш секциясе) һәм дә мәчет уңышлы эшләп килә. Авылда 8 фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген үсемлекчелек һәм тереклекчелек юнәлешендә алып бара. Автомобиль йөк транспорты хезмәтләре буенча эшчәнлек алып барган “Авалон” ачык акционерлык җәмгыяте урнашкан.
Авыл эшмәкәрләре актив рәвештә авыл тормышында катнаша. Авыл хакимияте белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә чишмәләребез (“Шәмсия”, “Кутуй” чишмәләре), мәдәни әһәмияткә ия объектларыбыз (Бөек Ватан сугышы яугирләренә багышланган һәйкәл, Науруз бабай кабере) төзекләндерелде, яңа арт-объектлар (верст баганасы, “Мин Наурузны яратам”, Җәлил коесы) барлыкка килде, инициатив проектлар конкурсларында катнашу нәтиҗәсендә авыл инфроструктурасы (юллары, суүткәргечләре) тәртипкә китерелә. Фермерларыбызның финанс ярдәме белән мәчетебез төзекләндерелде, тәһарәтханә эшләнелде. Ел да эшмәкәрләребез, фермерларыбыз ярдәмендә сабантуй, авыл егете, көрәшче Алмаз Гыйбадуллин хәтеренә багышланган өлкә көрәш бәйгесе үткәрелә. Моннан тыш эшмәкәр-фермерларыбыз Оренбур татар автономиясе эшчәнлегендә дә катнаша, һәрчак автономия җитәкчесе Илдус Ядкәр улының җылы кулын тоеп яшибез. Илдус абый, Оренбур өлкәсе канун чыгару җыелешы депутаты буларак, авыл җирлегендә күп кенә проектларны дөньяга ашырырга ярдәм итте һәм итә дә. Моның өчен аңа зур рәхмәт!
2025 елда исә район үзәгебездә гөрләп региональ Сабантуй узды. Әлеге чараның төп оештыручылары Бөтендөнья татар конгрессы, Оренбург өлкәсе татар автономиясе, Пономаревка районы җитәкчелеге. Әйтергә кирәк, әлеге чара районыбыз өчен зур вакыйга, районыбызда яшәгән татарларга карата да зур игътибар булды. Моның өчен дә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевка, өлкә автономия җитәкчесе Илдус Ядкәр улы Дәүләтовка, район башлыгыбыз Евгений Владимирович Бугуцкийга һәм дә район депупатлар советы председателе, туган авылы, район өчен җаны-тәне белән янып торган Дамир Әмир улы Чанышевка зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Аеруча Рөстәм Нургали улының районыбызны зурлап шәхсән килүе, Сабантуй бизәге булган татар йортын бүләк итеп калдыруы авылыбыз халкының күңеленә хуш килде. Җылы игътибарыгызны алга таба да тоеп яшәргә язсын!