Бүген, 6 октябрь көнне М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрында Айгөл Әхмәтгалиеваның “Сагынган чакларымда” исемле драмасының премьерасы булачак. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Булат Бәдриев, композитор – Илшат Яхин.
Ә 7 октябрь көнне Х.Ямашев исемендәге китапханәдә татар тамашачысын, әдәбият сөючеләрне язучы, пьесалар һәм киносценарийлар авторы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу көтә.
“Туган тел” Оренбург шәһәре татар милли-vәдәни мохтарияте хәбәрләре буенча