Кичә иртән бу бик кызганыч хәбәр безне тетрәндерде. Милләтпәрвәр якын дустыбыз – иң якты, иң игелекле, иң талантлы, шат күңелле, тормыш сөючән кешебез китте.
“Оренбург татар милли-мәдәни мохтәрияте” региональ иҗтимагый оешмасы туганнарының, якыннарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша.
Фәрит Абдулла улының урыны оҗмахта булсын. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә якты кояш кебек мәңге сакланыр.