2015 ел Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры өчен бик җаваплы. 2015 елда беренче татар театр труппасы барлыкка килүенә 110 ел тула һәм Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры оешканына 25 ел була.

13, 14 һәм 15 февральдә Казан тамашачысы театрның иң мавыктыргыч спектакльләрен күрә ала. Гастроль афишасының репертуарында танылган татар драматургы Фатих Әмирханның “Яңа кешеләр” драмасы, атаклы француз комедиографы Жан – Батист Мольерның “ Хәйләкәр уеннары” комедиясе һәм күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның “Төш” исемле драматик хикәясе.
13 февральдә Фатих Әмирханның “Яңа кешеләр” драмасы. Башлана 19.00 сәг.
14 февральдә Мольерның “Хәйләкәр уеннары” комедиясе. Башлана 18.00 сәг.
15 февральдә Туфан Миңнуллинның “Төш” исемле драматик хикәясе. Башлана 18.00 сәг.

“Төш”
Белешмә: Оренбург татар театрының бай һәм данлыклы тарихы бар. Аның барлыкка килүе,татар театры сәнгатенә нигез салучы Ильясбек Кудашев – Ашкадарский исеме белән бәйле. Чөнки нәкъ безнең шәһәребездә 1905 елның декабрендә беренче татар театр труппасы оеша. Бу вакыйга халкыбызның үсеш тарихында гына түгел, ә бәлки барлык төрки халыклар өчен дә әһәмияте бәһаләп бетмәслек, искиткеч зур вакыйга. Шул ук Оренбургта күп еллар төрле исем белән татар труппалары эшли. Артистлар арасында беренче татар актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина – Волжская, Вәли Мортазин – Иманский, Нури Сакаев та була. 1916 елда Октябрь түнтәрелешеннән соң оештырылган “Шәрекъ” труппасында танылган сәхнә осталары Камал l, Фатыйма Камалова, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская уйный.

80-нче еллар ахырында, милли хәрәкәт активлашкан бер чорда татар театрын яңадан оештыру мәсьәләсе күтәрелә. Ул эшне башкару өчен татар җәмәгатьчелеге Татарстаннан танылган режиссер һәм артист Рөстәм Абдуллаевны чакыра.
Оренбург татар театрының яңа тарихы 1990 елның 27 июненнән башлана. 1991 елда ул Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры дип атала башлый. Хәзерге вакытта театр, Россия Федерациясенең (2005ел) һәм Татарстан Республикасының (1984 ел) атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев җитәкчелегендә уңышларга казанып , реконструкциядан соң ачылган, искиткеч матур, мәһабәт, заманча ясалган бинада эшләп килә. Театр бик еш гастрольләргә чыга. Башкортостан һәм Татарстан, Самара, Сызрань, Төмән, Әстерхан, Уральск, Актүбә һәм башка шәһәрләрнең театр сөючеләре Оренбург театры иҗаты белән таныш.
Рөстәм Абдуллаевның сәхнәдәш дуслары һәм фикердәшләре, аның белән бергә театрның нигез ташларын тәшкил итүче талант ияләре – Россия Федерациясенең атказанган артисткасы (1995 ел) Люция Абдуллаева, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2008 ел) Айрат Хәбибуллин, яшьләрдән Илфат Гомәров, Гөлгенә Әбдрәкыйпова, Маргарита Сәгыйтова, Марсель Рәхмәтуллин, Алия Салпикова, Алмаз һәм Рәмилә Мостафиннар, Илдар Байменов, Рәзифә Хәйруллина, Назия Дибаевалар өлкәдә үткәрелгән төрле иҗади бәйгеләрдә җиңүче булдылар. Театрның 25 еллык елъязмасы кайбер театрларның 50 еллык тарихын да уздырып җибәрә дисәк тә һич мактану булмас. Чөнки төп халкы татар булмаган төбәктә татар театры ул сәнгати функцияләрне генә үтәми, ул – халыкның милли аңын кайгыртучы да, аны оештыручы да, моң-зарын тыңлап, дөрес юлга әйдәүче дә булган милли-мәдәни үзәк ул.

Бай репертуарда төрле жанрдагы, классик һәм хәзәрге заман татар, башкорт, рус, чит ил драматурглары язган әсәрләр. Шөһрәтле “Дүрт әби һәм Әхмәди” (Флорид Бүләков), “Капкан саен калҗа булмый”(Александр Островский), “ Кар астында кайнар чишмә” (Аяз Гыйләҗев),“Алтын туй” (Азиз Несин),”Банкрот” (Галиәсгар Камал), “Язлар моңы”(Әхәт Гаффар),”Тутый кош” (Кәрим Тинчурин), “Нәзер”, “Төш” (Туфан Миңнуллин), “Зрә дә гашыйк таксист”(Рэй Куни), “Хәйләкәр уеннары”(Жан- Батист Мольер), “Адашкан күңел”(Мирхәйдәр Фәйзи), “Кыска озын юл”(Игорь Герман),”Ольга”(Лаура Руохонен), “Яңа кешеләр”(Фатих Әмирхан), “Бармы ришвәткә дәва?..” (Зөлфәт Хәким) һәм башка спектакльләр аеруча уңышлы булды һәм тамашачылар белән җәмәгатьчелекнең уңай фикерен алдылар.
Театр үз казанында гына кайнамый, репертуарны тагы да баету, яңа төсләр өстәү максаты белән төрле стильләрдә эшләүче режиссерлар, рәссамнәр чакыра. Театр көннән-көн, елдан-ел үзенчәлекле, игътибарга лаеклы икәнен исбат итеп килә.