tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургның тозлы күлләре ачылмый
Оренбургның тозлы күлләре ачылмый

Оренбургның тозлы күлләре ачылмый

Тозлы күлләр ким дигәндә 2 августка кадәр ябык калачак. Бу Оренбург өлкәсе губернаторы указыннан килә. Денис Паслер коронавирус таралу куркынычы аркасында югары уяу режимны 2 августка кадәр озайтырга булды. Санаторийлар һәм пансионатлар эшен тыю шул ук вакытка озайтылачак.

Исегезгә төшерәбез, берничә атна элек Тоз-Түбәдә яшәүчеләр, гражданнар җыелышын оештырып, Россия Президентына һәм Губернаторга мөрәҗәгать иттеләр. Алар курорт ачуны сорадылар, чөнки күпчелек табыш туристлар белән бәйле. Туристик бизнес алып баручылар, кунакханә тәкъдим итүчеләр арасында татар эшкуарлары да шактый күп районда. Яисә хакимият курортның бу сезонда бөтенләй ачылмаячагын игълан итсен – кимендә кешеләр башка якларга эшкә китә алырлар иде, ди алар. Сол-Илецкидагы кыен эпидемиологик хәл шулай ук ​​туган якларына кайту өчен чик буена җыелган меңәрләгән мигрантлар белән дә бәйле. Казахстан үз чикләрен япкан иде.

Гомумән алганда, өлкәдә 5701 коронавирус инфекциясе теркәлде, шул исәптән 115е соңгы тәүлектә (21 июльгә). Көн дә 110нан күбрәк артып бара. Күрше Башкортостан, Татарстан республикалары белән чагыштырмача, бу ике тапкырдан артыграк.

“COVID-19 буенча авыр хәл булган төбәкләргә (” кызыл “- ред.) Оренбург өлкәсе, Коми, Севастополь, Орёл өлкәсе, Мурманск, Самара, Кемерово, Киров өлкәләре, Удмуртия, Ненец автоном округы, Яһүд автоном өлкәсе, Кырым, Сахалин өлкәсе, Курган өлкәсе һәм Алтай Крае керә”, – диде Икътисади тикшеренүләр үзәгенең статистика белгече Агаси Тавадян.

Фәннур Гайсаров, Оренбург өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*