Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр залында «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Пленар утырышның йомгаклау өлешендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оренбург татар милли-мәдәни мохтариятенең «Яңа Вакыт» газетасы баш мөхәррире Фәннур Шәрифулла улы Гайсаровка “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән мактаулы исемен тапшырды.