Халыкара туган тел көнен “Мирас” клубы әгъзалары шигырь бәйрәме рәвешендә үткәрде.
Оренбурның Хөсәен Ямашев китапханәсендә татар телен өйрәнү буенча курсларны 9 нчы ел рәттән китапханәче Вәсилә Шәрәфетдинова оештыра. Курска йөрүчеләр арасында төрле яшьтәгеләр, белгечләр. Барысын да “Мирас” клубы берләштерә. Максатлары да бер: гореф-гадәтләр белән танышу, телне өйрәнү. Клубның программасы да шуңа карап төзелә. Бу төркемгә телне бөтенләй белмәүчеләр белән бергә, туган телендә камил сөйләшергә омтылган теләүчеләр дә йөри.
Фируза Абсалямова
Оренбург