tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургта Муса Җәлилне искә алдылар
Оренбургта Муса Җәлилне искә алдылар

Оренбургта Муса Җәлилне искә алдылар

11 декабрьдә В.С.Черномырдин исемендәге тарихи-мемориаль Музейның Театр-концерт залында Муса Җәлил исемендәге V Бөтенроссия музыкаль-шигъри фестивале лауреатларының сигезенче концерты узды.

Концертны Татарстан Республикасының атказанган артисты, М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры драма артисты Марсель Рәхмәтуллин алып барды: “Әлеге фестиваль – татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә һәм Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт иткән фронтовик шагыйрьләргә һәм композиторларга хөрмәт күрсәтү максатыннан үтә”, – диде ул.

Аннары ул сәхнәгә Муса Җәлилнең оныгы Елизавета Малышева-Җәлилне чакырды. Ул үз чыгышында фестивальнең “Арт-Линия” сәнгатькә ярдәм итү фонды тарафыннан оештырылуын әйтте. Беренче вакытта ул Мәскәүдә һәм Казанда гына узган. Әмма хәзер, Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме, үткәрү географиясе һәм фестивальдә катнашу мөмкинлеге нәтиҗәсендә киңәйгән.

Бишенче фестиваль Муса Җәлилнең 120 еллык юбилеена багышланды һәм 15 зур шәһәр-төбәкләрдә узачак, шуларның өчесе Оренбург өлкәсендә: Кара Отрогта, шагыйрьнең Ватанында – Шарлыкта һәм Оренбургта. Ә беренче концертлар Самара, Саратов, Вологда, Санкт-Петербург, Волхов, Бөек Новгородта үтте.

Концертта Орск, Кувандыктан, Саракташ бистәсеннән, Татар Каргалыдан, Илектән шигырь укучылар һәм яшь музыкантлар катнашып, читтән торып сайлап алу турын узды.

Программада Муса Җәлил, фронтовик шагыйрьләр һәм композиторлар С.Рахманинов, Д.Шестокович, П.Чайковский, Ф.Мендельсон һ.б. рус һәм чит ил классиклары әсәрләре белән берлектә яңгыраган шигырьләр яңгырады.

Миңа фестиваль лауреатлары концерты ошады, үз чыгышлары белән безнең Саракташның яшь музыкантлары һәм укучылары аеруча шатландырды. Залда мәктәп яшендәге балалар күп иде. Уйлавымча, югары поэзия һәм музыка аша гүзәллеккә омтылу балаларның күңелләренә һичшиксез кагылгандыр. Ә күңеллелек, номерларның талантлы башкарылуы горурлык һәм хөрмәт хисе тудырды. Фестиваль мәдәни хәтерне саклап калуга һәм аны үсеп килүче буынга тапшыруга ярдәм итүче бик көчле чара булды.

Альмира Омарова, Оренбургтан туган якны өйрәнүче, тикшеренүче.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*