Әбүзәр абый турында күптән язасым килсә дә, әллә ничек вакыт чыкмады. Авылдашым ул минем, искиткеч талантлы шәхес. Һәрчак аралашып торабыз үзе белән.
Әбүзәр абый районыбызның Олы Кибәхуҗа авылында туган. Әтисе Хәйдәр абый авылның оста гармунчысы була. Әнисе Мәсхүдә апа авыл клубы мөдире булып эшли. Әбүзәр абый 8 сыйныфны тәмамлагач, Алабуга мәдәният училищесына укырга керә. Икенче курста укып йөргән чакта, әниләре үлеп китә аларның. Әбүзәр укуын тәмамлап, авыл мәдәният йортына, әнисе урынына җитәкче булып эшкә кайта. Озакламый, әтиләре дә мәңгелек дөньяга китеп бара…
Үзгәртеп кору чоры аңа сәнгать эшеннән китеп, Себер ягына юл тотарга мәҗбүр итә. Бу 1989 еллар була. 2010 нчы елда аны Төмән шәһәр мәдәният үзәге җитәкчесе Лилия Кәримова эшкә чакыра. Шуннан бирле ул үз урынында, яраткан шөгылен яратып, зур җаваплылык белән башкара. Бар яктан да талантлы ул – үзе җырлый, үзе бии, уен коралларында уйнап җибәрә. Оркестр – кеше, чыннан да!
Быел 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узган иде. Анда Россиянең 77 төбәгеннән меңнән артык дин әһеле җыелды. Алар арасында Төмән өлкәсеннән 35 делегат катнашты. Шул исәптән, Әбүзәр абый да. Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов актив җәмәгать эшчәнлеге өчен “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән абруйлы исем бирелүе белән тәбрикләп, тантаналы рәвештә бүләкне тапшырган иде.
Бүгенге көндә ул Төмән татар мәдәният үзәгендә “Умай” фольклор, “Әмәл”, “Чимги -тура” уен корал ансамбльләрен җитәкли. Муллаш авылы клубында балаларны курайда уйнарга өйрәтә, өлкәннәрне гармунда уйнап җырлата. Түбән Тәүде районы, Тарман авылында “Саз” фольклор һәм Ялутор шәһәренең “Сандугач” халык җыр ансамбльләренең музыкаль җитәкчесе. Шушы коллективлар белән үз районы, Бөтенроссия күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып мактаулы исемнәр яулап торалар.
Әбүзәр абый татар халык уен коралларын ясарга керешә.
– Совет чорында курай-кубыз шикелле уен кораллары турында мәдәният белгечләренә дә сөйләмәделәр бит. Мин Алабуга Илфар Галимовтпа белем алганда аларның нәрсә икәнен дә белмәдем. “Түгәрәк уен” фольклор фестивале үткәрелә башлаганнан соң, хезмәтәшем Гаяз Габдуллин белән уен кораллары ясап карарга булдык. Чаңгы таягыннан курай ясый башладым. Агачтан ясар өчен безнең мөмкинлекләр юк. Көйли-көйли тишекләрне игәүлибез. Аннары җәя кубыз, барабаннар, сорнай, җилдергән, сырлы бәләк, шакмак, тубал барабан, саз ясадым, – диде ул бу турыда. Бу уен кораллары белән үзе үк җитәкләгән ансамбльләрдә чыгыш ясый алар.
Мөмкинлектән файдаланып бирелгән кызыклы сорауларыма да бик оста гына җавап бирде ул.
– Сәхнә кешесе нин ди сый фатларга ия булырга тиеш?
– Иң беренче кешедә сәләт, артистизм булырга тиеш. Сәхнәгә чыккан кеше репертуарын сайлый белергә һәм бик тырыш булырга һәм Аллаһ Тәгаләдән сәләт бирелергә тиеш дип саныйм. Тамашачы ул ясалмалылыкны яратмый.
– Биш елдан соң үзегезне кайда һәм кем итеп күрәсез?
– Туган яклар сагындыра, сеңлем. Туганнар, дуслар барсы да анда бит. Лаеклы ялга чыккач, Теләчегә кайтырга планнарым бар. Әниемнең васиятен тотып, авыл клубында эшлисем килә. Гармунчылар, курайчылар ансамблен, фольклор коллективларын оештырыр идем. Мөмкинлекләр бар – безнең якларда бик талантлы бит халык!
43 елдан артык мәдәни стажы булган Әбүзәр абыйны дәрәҗәле исем алуы белән тәбрик итәбез. Гаилә тормышында һәм иҗат юлында кимемәслек бәхет телибез!
Зөлфия Ибраһимова
Чыганак: tulachi.ru