tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Оста куллар-2024” бәйгесе җиңүчеләре билгеле
“Оста куллар-2024” бәйгесе җиңүчеләре билгеле

“Оста куллар-2024” бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Россиядә игълан ителгән “Гаилә елы” уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы “Татарлар” газетасы белән берлектә 2024 елның 14-28 май аралыгында “Оста куллар” бәйгесен уздырды.

Конкурска Россиянең Мурманск, Омск, Төмән, Курган өлкәләреннән, Сургут (ХМАО-Югра), Санк-Петербург, Казан  шәһәрләреннән, Татарстанның Лаеш, Саба, Әлки, Теләче, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Биектау, Балык Бистәсе, Буа, Апас, Сарман, Актаныш, Тукай районнарыннан 40тан артык эш килде.

Хатын-кызлар арасында  “Гаиләмнең иң яраткан ризыгы” номинациясендә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

1урын – Ландыш Тимергалиева (Татарстан, Саба районы);

2 урын – Гөлназ Нуруллина (Татарстан, Казан шәһәре);
2 урын – Нәсимә Корманова (Төмән өлкәсе);

3 урын – Тәскирә Шәйхуллина (Татарстан, Яшел Үзән районы);
3 урын – Фәүзия Мәмәтова (Төмән өлкәсе).

Әлеге номинациядә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр:

Суфия Казукова (Төмән өлкәсе)
Далинә Шиһабиева-Гайсина (Татарстан, Биектау районы)

Ир-атлар арасында “Бер булганнан бар да була!” номинациясендә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

1 урын – Адылгәрәй Сулмятов (Курган өлкәсе);

2 урын – Искәндәр Исмәгыйлев (Татарстан, Буа районы);

3 урын – Фәрхад Шаһимәрдәнов (Татарстан, Биектау районы).

Әлеге номинациядә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр:

Фәрит Заһидуллин (Татарстан, Казан шәһәре);
Халит Яруллин (Татарстан, Биектау районы);
Равил Насыйбуллин (Татарстан, Теләче районы);
Ильяс Идиятуллин (Татарстан, Әлки районы).

Барлык җиңүчеләрне дә чын күңелдән котлыйбыз. Бүләкләү тантанасының датасы бәйгенең “вконтакте” рәсми төркемендә өстәмә хәбәр ителәчәк.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*