tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Оста куллар-2024” конкурсында катнашырга чакырабыз
“Оста куллар-2024” конкурсында катнашырга чакырабыз

“Оста куллар-2024” конкурсында катнашырга чакырабыз

Бөтендөнья татар конгрессы сайты, “Татарлар” газетасы “Гаилә елы” уңаеннан “Оста куллар-2024”  конкурсын үткәрә. Аның максаты – халкыбызның сәләтле кешеләрен ачыклау, аларның кул эшләнмәләрен, пешергән милли ризыкларын, иҗатын таныту, милли үзаңны, милли рухны үстерү, гаилә ныклыгын пропагандалау. Кул эшләнмәләре арасында халкыбызның милли гореф-гадәтләренә туры килгән хезмәтләрне барлау. Кеше хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү;

Конкурс гаиләле хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында ике номинация буенча уздырыла. Хатын-кызлар “Гаиләмнең иң яраткан ризыгы”,  ир-егетләр “Бер булганнан бар да була!” номинациясендә катнаша.  Бәйге “Вконтакте” төркемендә уздырыла. Барлык таләпләр белән “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырылган Нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Конкурска старт  2024 елның 14 маенда бирелә. Ул  28 майга кадәр дәвам итәчәк. Иң яхшы видеоязма яисә фото авторларын жюри сайлап ала. Аларның исемнәре  Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм “Вконтакте” төркемендә 31 майда игълан ителәчәк. Җиңүчеләргә бүләкләү тантанасының көне һәм  вакыты алдан хәбәр ителә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*