tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Оста куллар” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак
“Оста куллар” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак

“Оста куллар” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак

Россиядә игълан ителгән “Гаилә елы” уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы “Татарлар” газетасы белән берлектә 2024 елның 14-28 май аралыгында “Оста куллар” бәйгесен уздырды.

Конкурска Россиянең Мурманск, Омск, Төмән, Курган өлкәләреннән, Сургут (ХМАО-Югра), Санк-Петербург, Казан шәһәрләреннән, Татарстанның Лаеш, Саба, Әлки, Теләче, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Биектау, Балык Бистәсе, Буа, Апас, Сарман, Актаныш, Тукай районнарыннан 40тан артык эш килде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 3 июль көнне көндезге 12.00 сәгатьтә узачак. Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 38/5 йорты буенча көтеп калабыз. Килү-килмәү турында хәбәр итүегез сорала.

Хатын-кызлар арасында “Гаиләмнең иң яраткан ризыгы” номинациясендә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

1урын – Ландыш Тимергалиева (Татарстан, Саба районы);
2 урын – Гөлназ Нуруллина (Татарстан, Казан шәһәре);
2 урын – Нәсимә Корманова (Төмән өлкәсе);
3 урын – Тәскирә Шәйхуллина (Татарстан, Яшел Үзән районы);
3 урын – Фәүзия Мәмәтова (Төмән өлкәсе).

Әлеге номинациядә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр:
Суфия Казукова (Төмән өлкәсе)
Далинә Шиһабиева-Гайсина (Татарстан, Биектау районы)

Ир-атлар арасында “Бер булганнан бар да була!” номинациясендә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

1 урын – Адылгәрәй Сулмятов (Курган өлкәсе);
2 урын – Искәндәр Исмәгыйлев (Татарстан, Буа районы);
3 урын – Фәрхад Шаһимәрдәнов (Татарстан, Биектау районы).

Әлеге номинациядә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр:

Фәрит Заһидуллин (Татарстан, Казан шәһәре);
Халит Яруллин (Татарстан, Биектау районы);
Равил Насыйбуллин (Татарстан, Теләче районы);
Ильяс Идиятуллин (Татарстан, Әлки районы).

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*