tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Остаз һәм укучы
Остаз һәм укучы

Остаз һәм укучы

2023 ел Россия президенты В.Путин Указы нигезендә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Укытучыга иң туры бәяне аның укучысы бирә. “Әлифба” авторлары, Байтуганның бөек улы Сәләй Вагыйзовның һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитованың   укучылары остазлары турында искиткеч җылы итеп искә алалар. Аларның иң яшьләренә хәзер 70-80 яшь инде.

Илле  елдан соң очраштылар  бөек зат Сәләй  Вәгыйзов  белән  Рәмзия  Вәлитованың укучылары.  Арча  педагогия  көллияте  шау  чәчәктә  утырган  ап-ак шомыртларга  тиң  иде.  Очрашу  җылысы,  аклык,  сафлык  бөркелә  иде  йөзләрдән. Балаларга  40-50 ел белем биргән  шәхесләр  башкача  була  да  алмый.

Саубуллашулары бик үзенчәлекле килеп чыга аларның. Чыгарылыш кичәсе көнне таң каршыларга Казансу буена җыеналар. Сәләй Гататовичны да үзләреннән калдырмыйлар, аның яраткан җыры “Ай, былбылым”ны җырлап төшәләр. Төшеп җиткәч тә коеп яңгыр ява башлый. Чебешләр яңгырдан качкан кебек төрле якка сибелешәләр, шул таралышудан соң кайберләре белән менә 50 елдан соң гына күрешәләр. Ә остазлары, танылган Әлифба авторы Сәләй Гататович Вәгыйзов һәм аның тормыш иптәше, шулай ук Әлифба иҗат  итүче Рәмзия Гыйләҗевна Вәлитова турында бик җылы истәлекләр белән уртаклаштылар курсташлар.

Вәлиуллова Әлфия, Ульяновск: 

– Минем  училищены  бетергәннән  алып хәзерге вакытка кадәр укытучыларым Сәләй Гататович  белән Рәмзия Гыйләҗевна исемнән чыкканнары юк. Нинди генә балалар белән аралашсам да, гел аларның өйрәткәннәре хәтеремдә тора. Ничек башларга, ничек балаларны дөрес итеп татарча сөйләшергә өйрәтергә – төп кулланма аларның дәресләре иде. Мине,  мишәр кызын, әдәби телдә сөйләшергә өйрәтте Сәләй Гататович. Ул бик җитез иде, аның дәресе башланып, бетү моментын без сизми дә идек. Ул шигырь дә сөйли, кызыклар да сөйли, һәрберебез  белән эшләргә өлгерә иде. Ә Рәмзия Гыйләҗевнаның балалар әдәбияты дәресе әле дә колагымда тора.

Венера Шиһабиева, Арча:

– Сәләй абый  белән Рәмзия апаны  аерым-аерым берничек тә сөйләп булмый.  Алар  икесе  бербөтен.  Алар  бик  тату яшәделәр  һәм  эштә дә  парлы, гаиләле  укытучылар  иде.  Икесе  дә  бик  тирән белемле, шундый  зыялы, укучыларны  ярата  торган, хөрмәт  итә  торган,  үз  фәннәрен  җаннары-тәннәре  белән  яклый  торган укытучылар  иде. Сәләй Гататович  безне 1 курстан  алып чыгарылыш  курска  кадәр  укытты.  Аның  дәресләрен онытырга мөмкин түгел, берничек тә.  Без  аны  көтеп  тора  идек.  Менә  ул  класска  килеп  керә елмаеп, күзлеген  күтәреп  куя  иде, алдагы  партага  утыра  һәм  сөйли  башлый.  Тормыш  турында,  яшьлек  турында,  мәхәббәт  турында. Шуннан  соң  дәрес  башлана. Ләкин  дәресеннән курка  идек, аның өчен бик  тирән  белемле, таләпчән, татар телен яратсыннар иде  дип,  белсеннәр  иде дип  бирә  иде  безгә  белемне, шундый яратып укыта  иде. Рәмзия  Гыйләҗевнадан  уттан  курыккан  кебек  курка  идек. Ул  кырысрак  та  иде, таләпчәнрәк тә  иде. Шулай  булса  да  без  аны  бик  яраттык, гадел  иде, ныклы белем бирде.

Гайсина Резедә, Казан:

– Бу ике  бөек  затның  ничек  дәрес  алып  барулары, ничек  безгә  игътибарлы  булулары  искитмәле.  Керү  имтиханы  бирергә  килдем.  Минем  әнием  дә шушы  педучилищены  тәмамлаган  иде.  Барыр  алдыннан  ул  миңа: “Кызым, әгәр  училищега  керә  аласың  икән,  анда  шулхәтле  яхшы  ике  укытучы  бар,  Сәләй  Гататович   белән  Рәмзия  Гыйләҗевна”, — диде. Имтиханны Сәләй  абыйга  бирергә  туры  килде. Билетны  алдым, каушыйм, ләкин сөйләдем.  Сөйләп  бетергәч, укытучым  туп-туры  миңа  карады  да:  “Сеңелем,  син  татар  телен бик  яхшы  беләсең,  молодец,  тырыш”, — диде.  Рәмзия  Гыйләҗевна  класс  җитәкчесе  булды,   Сәләй  Гататович  дәресләр  бирде.  Аларның  дәресләре  искиткеч  иде,  шулкадәр  күп  белем,  шулкадәр  тәрбия  бирделәр.  Әгәр  дә  алар  исән  булсалар,  мин  бу  ике  зат  алдында  чал  башымны  ияр  идем.

Галиева  Мөслимә, Кукмара:

– Минем  өчен  алар  остазларның  остазы  булдылар.  Миңа  14  яшь  иде  педучилищега  керергә  килгәндә,  мин  үземнән  бер  яшькә  олылар  белән  укыдым.  Расписание янында  сөйләшеп  торабыз.  Дагын, дәгенне  күп  кулланабыз. Артыбызда  берәү  әкрен  генә  җилкәмнән  тотып  алды.  Борылып  карасам,  мөлаем  йөзле,  күркәм  ир-ат.  “Ой,  сеңелем, шундый  кечкенә,  син  дә  безнең  училищега  укырга  килдең  мени?» – диде ул.  “Әйе,  керә  алсам,  кереп  булырмы  икән?”  – дим.  “Керерсең,  теләгең  зур  булгач,  килгәнсеңдер  бит.  Ә  менә  дагын, дәгеннәрегезне  калдырып  торырга  туры  килер,  гел  да, дә  генә  булыр, — дип,  әкрен  генә,  елмаеп,  безнең  яннан  узып  китте.  Шунда  берәү  әйтә: “Бу  бит  Сәләй  Гататович,  ул  бик  олы  укытучы,  өлкән  укытучы,  татар  телен  укытачак”, — дип  әйткәне  хәтеремдә.

Без  укый  башлагач,  дәрестә танып:  “Менә  бит  теләгең  кабул  булды,  сеңелем,  шулай  тырыш  булып  укырсың  дип  өметләнәм  инде  мин”, — диде.  Шушы  көннән  башлап,  татар  теленә  чиксез  зур  мәхәббәт  тәрбияләде  ул  бездә.  Хатасыз  язарга  өйрәтте  ул  безне,  өтерләрне,  нокталы  өтерләрне  барысын  да  шундый  тәфсилләп,  бөртекләп  аңлата  торган  иде,  бөтен  кагыйдәләрне  үзем  укыта  башлагач  аның  кебек  аңлата  идем  балаларга,  гел  янымда  Сәләй  Гататович  басып  тора  кебек  тоела  иде. Мин  бик  рәхмәтле  олы  җанлы,  мәрхәмәтле,  изге  күңелле,  ярдәмчел,  һәрвакыт  безне  бер  сүздән  аңлый  торган  остазыма.

Ә  Рәмзия  Гыйләҗевна  дәрескә  килеп  керә  иде,  матур  итеп  шигырьләр  сөйли,  өйрәтә,   без  аны  кабатлыйбыз.  Мин  бик  шук  идем.  Рәмзия  Гыйләҗевна  чыгып  киткәннән  соң,  нәкъ  аның  образына  кереп,  шул  шигырьне  тәнәфестә  дә  сөйли  идем  иптәшләремә.

Галиева  Мәдинә,  Кукмара: 

– Телевидение, радио,  матбугатта  шулкадәр   татар  телен  бозып  сөйләшәләр,  хәтта  журналистларның  да  сөйләм  телләре  бозыла.  Сәләй  Гататович  шулкадәр  игътибарлы  иде  телебезгә.  Менә,  хәтерлим  әле,  мин  бервакыт  “бардым  микән”  дип  әйттем.  Сәләй  Гататович  көлде  дә: “Микән  дигән  сүз  юк  татар  телендә,  “бардыммы  икән”  дип  әйтергә  кирәк”, — ди.  Миңа  шундый  итеп  аңлатты,  мин  бүген  дә  онытмыйм  бу  сабакны.

Галимова Зөһрә, Чирмешән: 

– Институтта  читтән  торып  татар  теле  факультетында  укыйбыз. Тартым  кушымчалары  төшеп  калган  мисал  кирәк  имтиханда.  Мин  әйттем: “Суган  түтәл бер якта,  кишер  түтәл  бер  якта, син  дә   чыктың,  мин  дә  чыктым  уртадагы  сукмакка”.  Шуны  әйтүем  булды,  бер  укытучы  торды  да: “Сезне  Сәләй  Гататович укыттымы?” – дип сорап  куйды. Рәмзия  апа турында  әйтәсе  килә,  ул  безгә  татар  теле  методикасы  укытты,  татар  булу  горурлыгы  тәрбияләде  ул  бездә,  ныклы  белем  бирде. Кичәләрдә  биюе  бик  истә  калган.  Тулы  гына  гәүдәле  апа  булса  да,  аккош  кебек  очып  бии  иде,  сокланып  карый  идек  аның  биюләренә.

Гатауллина  Рәйсә,  Яшел  Үзән: 

– Сәләй Гататовичның  10  ел  лагерьларда  утырганын  белә  идек,  нахакка  утырганын.  Әгәр  дә  шул  турыда  сүз  кузгатсак,  Сәләй  Гататович  әйтә  иде: “Балалар, хөкүмәт  гаепле  түгел, хөкүмәтнең  карарларын җиренә  җиткереп  үтәмәүче  чиновниклар  гаепле”, — дип.  Ул  бервакытта  да  Советлар  Союзына  үчле  булмады.  Шулкадәр  гуманлы,  шулкадәр  тәрбияле,  шулкадәр  итәгатьле  ир  кеше  иде  ул. Безгә,  укучыларга, гомумән,  зур  патриотик  тәрбия  бирде  ул.

Рәмзия  Гыйләҗевна  турында  да  бик  яхшы  фикердә  мин,  чөнки  ул  Сәләй  Гататовичның  исемен  саклаган,  аңа  тугрылыклы  булып  калган  шундый  батыр  йөрәкле  ханым  булган  ул. Яшь  булса  да,  балалар  белән  калса  да,  Сәләй  Гататовичка  хыянәт  итмәгән,  шул  ягы  белән  дә  бик  зур  үрнәк  ул.

Җиһаншина  Венера, Кышлау: 

– Безне  иң  затлы  укытучылар  укытты.  Сәләй  Гататович  белән  Рәмзия  Гыйләҗевна  укытты  безне.  Искиткеч  ягымлы,  шулхәтле  мөлаем,  якты  йөзле,  йомшак  тавышлы  булуларына  соклана  идек.  Дәресләрен  бик  яраттык.  Алар  безне  татар  теленең  бөтен  матурлыкларын  күрергә  өйрәттеләр.  Сәнгатьле  итеп  укырга,  сөйләргә  өйрәттеләр  алар  безне.  Без  аларга  бик  рәхмәтле,  алар  белән  һәрвакыт  горурланабыз.  Рәмзия  Гыйләҗевна  безнең  группа  җитәкчесе  дә  иде.  Без  аны  лаеклы  ялга  озаттык,  аның  белән  бергә  таң  каршыладык.  Аларны  беркайчан  да  онытып  булмый.  Аларның  Әлифбалары  күңелдә  калган.  Без  мәктәптә  балаларны  шул  Әлифба  белән  укыттык.  Ул  Әлифба  безгә  бик  якын,  бик  кадерле.

Мөхәммәтгәрәева  Зөлфирә, Ташчишмә: 

– Алар  турында  сөйләп  бетерерлек  түгел.  Без,  авылдан  килгән  сабый  балалар,  шуларның  кулына  барып  кердек.  Алар  безне  укырга  гына  түгел,  тормыш  итәргә  дә  өйрәттеләр.  Аларга  карап  без  матур  итеп  йөрергә,  шулар  кебек  сөйләргә  өйрәндек.  Аларның  өйләренә  кергәнем  булды  минем.  Алардан  матурлык  күреп  чыктым  мин.  Ике  якта  роза  чәчәкләре,  чисталык, пөхтәлек.  Аларның  киенүләреннән,  аларның  йөрешләреннән,  аларның  тормыш  итүләреннән  үрнәк  алып  яшәдек. Алар  безгә  үз  балаларына  караган  кебек  карадылар.  Тәртипле  булырга,  зәвыклы  булырга  өйрәттеләр  алар  безне.

Нотфуллина Гузәлия, Саба:

– Минем  өчен  бик  кадерле  булган  укытучыларым,  ирле-хатынлы парлар,  бездә  телгә  мәхәббәт  тәрбияләгәннәр,  татар  теленең  бөтен  нечкәлекләрен  өйрәткәннәр.  Без аны  соңыннан,  тора-тора  аңладык  әле. Сәләй  Гататовичны  без  бик  ярата  идек.  Искиткеч  кешелекле,  искиткеч  гадел  кеше  иде  ул.  Безнең  уңышларыбызга  сөенә  торган  иде.  Дәресләрен  шундый  итеп  алып  бара,  кайвакыт  проблемалы  сораулар  була.  Без  икенче  төрлерәк  җавап  бирсәк,  ул  бик  куана  иде: “Менә  бит,  малай,  шәкерт  остазын  узып  китә  бит,  ә?  Моннан  да  зур  уңыш,  зур  бәхет  бармыни”, — ди  иде  ул.  Иншаларны  сыйныф  каршында  кычкырып  укый  иде.  Рәмзия  Гыйләҗевна  сәхнә  сәнгатеннән  керә  иде.  Балалар  белән  ничек  эшләргә,  сәхнәдә  үзеңне  ничек  тотарга. Аның  өйрәткәннәре  югалмады, мин  хәзер  дә  сәхнәдә.  Фольклор  ансамбле  оештырып,  халкыбызның  моңнарын,  җырларын,  уеннарын,  борынгы  йолаларын  халыкка  җиткерәбез.  Шул  вакытта,  сценарийлар  төзегәндә,  сәхнәдә  үзеңне  тотканда,  бары  да  искә  төшә.

Сибгатуллина  Зөлфирә,  Чүпрәле: 

– Без –  Гүзәлия,  мин,  Әлфия  — Сәләй  Гататовичларның  күршеләрендә  тордык,  квартирада.  Безнең  квартира  хуҗасы  Равия  апа  әйтә  иде:  “Алар  бик  гади  кешеләр,  алар  шулкадәр  акыллылар,  мин,  нинди  соравым  бар,  киңәшкә  аларга  керәм. Алар  йөрәкләре  белән  җавап  бирәләр.” 

Имтиханда  миңа  килеп  чыкты  “табагач”  сүзе. Кушма  сүз,  ике  сүздән  ясалган.  Сәләй  Гататович  миңа: “Нишләп  соң  ул  табагач?” – ди.  Мин  әйтәм: “Таба  һәм  агач  сүзләрен  кушып  ясалган  сүз”, — дим.  “Нишләп  кыскарган  соң  ул? – ди  Сәләй  Гататович.  “Кайнар  мич  янында  торган  вакытта  тиз  әйтергә  кирәк,  шунда  кыскарган  инде  ул”, — дигән  идем.  “Менә,  ичмасам,  вариант”, — диде  укытучым.  Имтихан  алганда  да  көлдереп,  безне  әңгәмәдәш  санап,  үзенә  җәлеп  иткән  бит  ул.

Сәгъдәтова  Рәмзилә,  Әгерҗе: 

– Рәмзия  Гыйләҗевна  безне  логопедиядән  укытты.  Ул  вакытта  яңа  фән  иде  әле  бу.  Мин  үзебезнең  авылда  балалар  бакчасы  тәрбиячесе  булып  эшләдем. Балаларны  менә  шул  логопедия  буенча  Рәмзия  Гыйләҗевна  ничек  өйрәткән,  шулай  итеп,  тел  кимчелекләрен  бетерү  өлкәсендә  өстәмә  эшләр  алып  бардым.

Хайсарова  Наилә,  Чистай: 

– Мин  рус  мәктәпләрендә  эшләдем,  рус  теле   укыттым.  Шуңа  карамастан,  алар  биргән  белем,  алар  биргән  тәрбия  минем  белән  үз  гомеремә  яшәде.  Алган  бүләкләрем,  дипломнарым,  дәрәҗәм – Сәләй  Гататовичның  өлеше  дип  саныйм.

Йосыпова  Равия,  Пермь  крае,  Барда: 

– Мин,  бер  дә  татарча  белмәгән  кыз,  Сәләй  Гататович  белән  Рәмзия  Гыйләҗевнада  укып,  ныклы  белем  алдым,  татарча  сөйләшергә  өйрәндем,  татарча  дөрес  итеп  язарга  өйрәндем.  Алар  әле  ул  вакытта  яшь  иделәр,  гөрләп  эшләгән  чаклары.  Бу  төпле  белемле  укытучылар  үзләренең  белемнәрен  безгә  бирә  ала  торган  хөрмәтле  укытучылар  иде.  Минем  фамилиям  Азмагулова  иде.  Ә  ул  татарча  Әҗмәгулова  була.  Сәләй  Гататович  күзлек  киеп  йөри  иде,  килеп  керә  дә,  журналны  ачып,  иң  беренче  карап  ала  да:  “Әҗмәгулова”, — ди  бу.  Шуңа  минем  билгеләрем  бик  күп  иде.  Завуч  булып,  директор  булып  эшләргә  туры  килде.  Укытучыларның  дәресләренә  анализ  ясаганда  Сәләй  Гататовичтан  алган  төпле  белем  бик  нык  ярдәм  итте.

Шундый  матур  очрашу  булып  узды  “Әлифба”  музеенда.  Остазлары  турында сөйләнгән  сүзләр  Сәләй  Вәгыйзов  һәм  Рәмзия  Вәлитова  рухына  дога  булып  ирешсен. Амин.

Дамир  ТАҖИЕВ, Татарстан   Республикасы Арча шәһәрендәге  “Әлифба”  музее  җитәкчесе.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*