Карантин вакытында башкалар язган китапларны укып ардыңмы инде? Һәр кеше ирекле энциклопедия “Википедия”гә мәкалә яза ала!
⠀
Әгәр син татар телен яхшы беләсең һәм бәйгедә катнашырга телисең икән, бу мәгълүмат синең өчен:
⠀
- Барлыгы 6 җиңүче сайланачак.
- Җиңүчеләр 5000 акчалата премиягә һәм “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең истәлекле бүләкләренә ия була!
- Бәйге 3 номинация буенча үткәрелә:
⠀
“Мәдәният” – татар мәдәнияте белән бәйле шәхесләр, оешмалар, вакыйгалар һәм төшенчәләр;
⠀
“Фән” – төрле өлкәләрдә үзләрен күрсәткән галимнәр, татарларның уку йортлары, татарларга кагылышлы фәнни терминнар;
⠀
“Тарих” – татарлар белән бәйле тарихи вакыйгалар, күренекле шәхесләр, тарихи истәлекләр. - Мәкаләнең татар телендә язылган булуы шарт!
- Эшләрегезне 19 апрельгә кадәр кабул итәбез.
- Бәйге битенә сылтама – https://tt.wikipedia.org/wiki/Проект:Татар_4.0_-_2020