Балык Бистәсе районы Полянка китапханә-ял итү үзәгендә “Өзелмәсен буыннар чылбыры” исемле матур чара узды. Анда дүрт буын вәкиле “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның тәрбиячеләре, Балык Бистәсе агротехник техникумының бер төркем студетлары һәм педагоглар, “Полянские посиделки” клубына йөрүче китап укучы ханымнар катнашты.
Шулай ук журналист, шагыйрә, Татарстан Язучылар һәм Татарстан җурналистлар берлекләре әгъзасы Рәсимә Гарифуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе районы җирле оешма җитәкчесе Илвера Касыймова , Балык Бистәсе районы буенча мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтова үзләренең чыгышлары белән бәйрәм чарасына ямь өстәделәр.
Шагыйрә Рәсимә Гарифуллина яңа шигырьләрен укыды. Балалар өчен үзе язган табышмакларны тәкъдим итте. Шулай ук мөнәҗәтләр турында сөйләде һәм мөнәҗәт әйтеп күрсәтте. Чарада катнашучылар аның чыгышын бик җылы кабул ителәр.