17-28 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы оештыруында унынчы фәнни-крайны өйрәнү форумы узды. Бу тарихи сәяхәттә безнең өлкәдән дә өч кеше катнашты һәм бүген без сезне аларның кызыклы юлъязмалары белән таныштыра башлыйбыз.
17 сентябрь көнне Сергачтан Түбән Новгород – Казан электричкасы бер төркем безне – сәфәрчеләрне Татарстан Республикасының башкаласына алып китте. Кайсыбыз кая бара: Семочкидан берничә хатын-кыз Казанны карарга җыенган, Кочко-Пожардан якын дустым Алсу Адельша кызы Әхмәтбаева “Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” Бөтенроссия конкурсының финалында катнашырга бара, минем укучыларым “Миллиард татар” һәм Татар Энциклопедия Институты уздырган бәйгедә гран-при яулагач, бүләкләү тантанасына чакырылдылар, Пашат авылыннан төбәк тарихын өйрәнүче Сәрия Аймалетдинова тагын да ерак сәфәргә барырга җыенган, минем дә юлым аның белән бәйләнгән.
Вокзалда безне Татарстанның атказанган артисткасы, дустыбыз Гөлшат Имамиева каршы алды. Көне буе Казанда мәш килдек – бүләкләү тантанасында булдык, Ирек мәйданында фотога төштек, “Түбәтәй” кафесына кереп милли ризыклар ашап чыктык, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында П.И.Чайковскийның шаккатыргыч “Аккош күле” балетын да карарга өлгердек.
Ниһаять, кызларны вокзалга озатып, Сәрия ханым белән Бөтендөнья татар конгрессы бинасына юл тоттык, кичке якта озын-озак сәяхәткә китәчәкбез. БТК Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов безне X Еврофорумда катнашырга чакырды. Шушы форум “Идел буе – Каспий – Урал (Җаек) буе: тарих һәм хәзерге заман” Россиянең Пенза – Саратов – Әстерхан – Самара өлкәләрендә, Казахстанның Атырау, Сарайчык, Җаек шәһәрләрендә узачак. Илебезнең унбиш төбәгеннән туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар, нумизматлар, дин әһелләре, журналистлар, регионнарның “Төбәк тарихын өйрәнү” иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре унике көнлек сәфәргә кузгалдык. Безнең Түбән Новгород өлкәсеннән өч делегат: мин, Сәрия ханым Аймалетдинова һәм Харис Хакимов.
Сәфәребезнең максаты нинди соң? Илебезнең төрле почмакларында яшәгән татарларның тормышы, аларның тарихы белән танышу, фикер һәм тәҗрибә алышу, ә иң мө1име – анда татар мохите яшиме икән, аның асылы нидән тора, татарны милләт итеп саклап калып буламы, шуның өчен без бергә җыелышып, аралашып, нинди нәтиҗәгә килә алабыз?
Автобус төне буе безне зур юлдан илтеп, иртән Пенза өлкәсенең Усть-Уза (Оза тамагы) авылы борылышына китереп җиткерде. Әлегә кадәр мин бу авыл турында ишеткәнем юк иде. Пенза татарлары озак еллар буе безнең як базарларында йорт җиһазлары сатып йөриләр, аларның сүзләре дә, йөз кыяфәтләре дә бераз башкарак, “әче” дигән диалектлары да һаман искә төшә. Пенза өлкәсендә 47 татар авылы бар. Урта Әләзән Россиянең иң зур татар авылы дип саналса да, безнең фәнни-туган якны өйрәнү десантын Шемышейка районына керүче Усть-Уза авылында кабул иттеләр, Евразия форумының беренче этабы шунда узды. Иртәдән үк делегацияне көтеп торганнар: районның җыр һәм бию ансамбле татар чәкчәге, рус ипи һәм мордва табикмәгеннән авыз иттерделәр, өч телдә дә матур иттереп халык җырларын башкардылар, авыл башлыгы Ания Кадышева сәфәрчеләрне авыл буйлап экскурсиягә чакырды.
Әйе, Россиянең иксез-чиксез киңлекләрендә татар авыллары булмаган өлкәне табуы кыен. Һәр җирлекнең үз кабатланмас язмышы, үз мохите, үз тарихы…
Усть-Уза администрациясенә ике авыл керә: берсе мукшы авылы Усть-Мурза, икенчесе – Усть-Уза үзе. Татар исемле мукшы авылында бүгенгесе көндә 700 кеше яши, ә татар авылында 1200. Ике авыл да табигатьнең гаҗәеп матур почмагында урнашкан, Уза белән Соры елгаларының кушылган урынында, Соры сусаклагыч ярында тормыш корган татар халкы биредә. Авылның тарихы да гаҗәеп үзенчәлекле. 1683 елда Алмеш Евлоев исемле йомышлы татар авылга нигез сала, бүгенгесе көндә авыл янындагы урман эчендә аның кабере дә саклана. Авылдан ерак түгел археологик һәйкәлләр дә бар. Шушы урыннарда борынгы бортаслар һәм башка кабиләләр яшәгән. Бу хакта археологлар тапкан мөселман каберлекләре дәлилли. Моннан 100 еллар элек Усть-Уза Пенза өлкәсендәге барлык татар авыллар арасында иң бай һәм иң зур булган. Авыл халкының гадәти шөгыле сөрүле игенчелек һәм терлекчелек булган. Сәүдә-арадашчылык эшчәнлеге, һөнәрчелек, аучылык, бортчылык һәм балыкчылык күренекле урын алып торган, күн җитештерү киң таралган булган. Авылда йонны беренче эшкәртү буенча кечерәк цехлар урнашкан, монда ук күректән бик яхшы әйберләр ясаганнар. Авылда октябрь инкыйлабына кадәр унбер мәчет, мәдрәсә эшләгән. Дини белем артыннан бирегә күрше гүберния мөселманнары да йөргән. Авыл халкының саны да ун меңнән артык тәшкил иткән. 1906 елда бер алпавыт хатыны биредә кызыл кирпечтән мәктәп төзетә. Шушы бинада ике авыл халкы да бик озак вакыт белем ала, хәзерге вакытта биредә китапханә урнашкан, ә бина үзе тарихи архитектура һәйкәле дип санала.
Авыл буенча экскурсиядән соң, безнең делегацияне һәм килгән кунакларны җирле мәктәпкә чакырдылар, анда “Усть-Уза татар авылы һәм Соры елгасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман” фәнни-гамәли конференция үтте. Биредә дә безне татар җыр-биюләре белән бик матур каршы алдылар.
Мәктәп бөек шагыйребез Муса Җәлил исемен йөртә һәм бүгенгесе көндә 107 бала укый. Бина эченә кергәч, бер малайның бик моңлы тавышы ишетелде:
– Асрарга бала бирәм, кем ала?
Якынрак килеп карасак, коридорда Тукайның балачак елларына багышланган күренеш бара икән. Укучылар кулы белән ясалган тәгәрмәчле арбада бер ябык кына малай утырган – бәләкәй Апуш күрәсең. Барча яшь артистлар да милли киемнәрдән. Күзгә яшьләр килә, чынлап XIX гасыр ахырына кайттык диярсең…
Икенче кат коридорында төрле күргәзмәләр оештырылган. Ни генә юк биредә, күзләр камаша: шушы якта гына пешерелә торган милли ризыклар, Пенза казысы, чуенда пешкән чебиләр сөтләше (анысын кабак белән), безнең яклардан аерылып торган пәрәмәчләре (нәрсә белән аерыла дисәгез, пәрәмәчнең авызын башкача бөрәләр), башка өстәлдә төрле чәйләр тезгән – яшелеме, карасымы, җиләклесеме, үләнлесеме – күңелеңә кайсы хуш килә, шунысын сайлап алырга була. Кул эшләре дә байтак, көз уңышларыннан ташып торганнары да бар, хәтта кул белән чигелгән шамаилләре дә биредә урын алган. Шунда ук төрле мастер-класслар да эшләп килә: кемдер ләкшә (токмач) кисә, кайсысыдыр безе тәкъдим итә. Барысына да карап: “Нинди уңган, батыр, булдыклы кешеләр яши биредә!”- дип сокланып куясың.
Мәктәп музее да бик бай. Алдагы фикерләрне ул тагы ныгыта төшә. Биредә гасырлар буе халык шулай яшәгән, һөнәрләрен киләсе буыннарга да тапшыра белгәннәр.
Авылның киләчәге дә шулай булсын дигән уйларны без конференциядә дә дәвам иттек. Анда катнашучылар да, оештыручылар да туган як тарихын һәм аның бай мирасын өйрәнүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Әйе, китаплар бастыру һәм документаль фильмнар төшерү, төрле төбәк галимнәре арасында тәҗрибә һәм эшләнмәләр алмашу аша ата-бабалар турындагы хәтерне саклау мөһим. Шуңа күрә мондый форумнар аеруча кыйммәткә ия, чөнки бер мәйданчыкта галимнәр, меценатлар, иҗтимагый һәм дини эшлеклеләр җыела, алар бергәләп актуаль проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыша. Менә шушы туган якны өйрәнүчеләр форумында да Мәскәү кунагы – якын дусыбыз Марат Сафаровның, Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөкатдәс хәзрәт Бибарсовның, “Индилайт” хәләл холдингының җитәкчесе Рәшит Хайровның, профессор Г.Белорыбкинның чыгышлары, конференциянең югары дәрәҗәле икәнен күрсәтте. Әйе, Пензада татар тарихы җентекләп өйрәнелә. Бүгенгесе көндә тарихны барлау нәтиҗәсе булып биш томлык “Пенза татарлары тарихы” да дөнья күргән. Соңгысы Бөек Ватан сугышына багышланган. Шушы эшне төбәк тарихын өйрәнүчеләр Фатыйх Зюзин белән Рәшит Алюшев башкарган. Монардан тыш, бик күп авылларның тарихларына багышланган китаплар язылган, биредә үз җирләрен яратучан, аңа фидакарь хезмәт итүче кешеләр яши.
Конференцияне эчтәлекле итеп, бик матур гына Пенза татарларының региональ автономия рәисе урынбасары Гөлназ Хөснулла кызы Самочкина алып барды. Ахырда туган якны өйрәнү хәрәкәте активистларын бүләкләү тантанасы булды, һәрбер делегатка истәлеккә Пенза күчтәнәчләре тапшырдылар. Шушы бүләк арасында сиксән биш яшьлек Рәшидә Исмаил кызы Таһированың үзкуллап чигелгән кулъяулыгы да бар иде. Аның әтисе Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап шушы бүләкләрне төбәк тарихын өйрәнүчеләргә тапшыру – үзе бер батырлык түгелме соң? Рәшидә апаның кул-аягы сызлаусыз булсын, хәерле гомерләр насыйп итсен үзенә.
Конференция эшен тәмамлагач, без авыл мәдәният йортына концерт карарга җыелдык. Аның программасында Шемышейка районы коллективлары һәм ТРның атказанган артисты, академик Гөлшат Имамиева чыгышлары тәкъдим ителде, сәхнәдә өч телдә җырлар җырланды. Татарларның “Чишмә” ансамбле үзләренең “ч”ыкылдаулары белән безнең күңелне аеруча җылытты.
Безнең өчен, бөтен авыл халкы өчен авыр мизгелләр дә булды – махсус хәрби операциядә һәлак булган ике егеткә – Рафаил Бәхтияров һәм Рамил Әмировка мемориаль такта ачу митингы беркемне дә битараф калдырмады. Авыл мәдәният йорты диварындагы ике такта янына кабат икәү өстәлде. Ә барлыгы бүгенгесе көндә СВОда ике авылдан 39 кеше. Шушы ике солдатның гаиләләренә, балаларына карап, еламаган кеше булмагандыр. Яшәмәгән яшь җаннар сугыш кырында һәлак булгач, туган туфракка да бик авыр була инде ул…
Евразия форумының беренче этабы тәмамланды, ә Пенза җире безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә үзенең батыр һәм эшчән, тарихта эзле халкы белән истә калыр. Мөкатдәс хәзрәт Бибарсовның “Мондый форумнар безгә, һичшиксез, тамырларыбызны табарга ярдәм итә. Без аларны ничек ныгытачакбыз – киләчәгебез шуңа бәйле”, – дип әйткән сүзләре барыбызга да үрнәк булып калырга тиеш. Ул билгеләп үткәнчә, бүген рухи юнәлештә проблемалар күп. Әгәр дә кеше үзенең намус, дәрәҗә, юмартлык, батырлык кебек эчке сыйфатларын ныгытса, алар хәл ителәчәк. Амин, шулай булсын!
Ә без хуҗаларга рәхмәт әйтеп, кабат автобуска утырып, Сарытауга юл тоттык. Андагы булган-күргән хәлләр белән сезнең белән дә бүлешербез. Көтеп калыгыз!
Зур Рбишча