Башкортстан башкаласы Уфа шәһәрендә узган панкратион буенча спорт ярышларында катнашып беренче урын яулап, диплом һәм алтын медаль белән бүләкләнеп кайткан Радик Айтняков Тубыл шәһәренең беренче мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укый. Ул бу спорт юнәлеше белән бишенче ел шөгыльләнә. Уфада узган ярышларды шәһәрнең “Сибиряк” спорт клубыннан Андрей Сабаров җитәкчелегендә барган 13 кеше катнаша. Россия күләмендә узган панкратион буенча ярышларда катнашып кайткан Радик Айтняков тәэсирләре белән уртаклашты.

Радик Айтняков 15 яшендә генә булса да, соңгы биш елда, төрле дәрәҗәдә узган ярышларда катнашып 20 мәртәбә – 1 урынга, 8 мәртәбә –икенче урынга, 2 мәртәбә –өченче урынга лаеклы була. Панкратион юнәлешендә шөгыльләнүчеләр җитез, максатчан, алар көн саен мәктәптән кайтуга спорт залына йөгереп киләләр, күнекмәләр эшлиләр. Чыдамлык, үҗәтлек, тырышлык һәм тәртип таләп иткән панакратион элек Олимпия уеннарына кертелгән булган, ә бүген замана ярышларына әверелгән популяр спорт юнәлешенең берсе рәсми рәвештә спорт көрәше булып санала. Радик әйтүенчә, панкратион белән күәтле, көчле кешеләр шөгыльләнә. Ул: “Коралсыз сугышта да үзеңне, гаиләңне, туган илеңне якларга ир кеше әзер булырга тиеш. Панкратион юнәлешендә шөгыльләнүчеләр самбо, дзюдо, каратэ традицияләрен саклыйлар, өйрәнәләр, беләләр. Панкратион рәсми спорт ярышлары Федерациясенә кертелгән,” – диде. Спорт яраткан егет мәктәптә дә “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укый. Якыннары, сыйныфташлары җиңү яулап кайтучыларны котлап, киләчәктә дә уңышлар теләделәр.
Римма Умитбаева, Тубыл