tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пар канатлар
Пар канатлар

Пар канатлар

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән Татар мәдәният үзәге яңа уртак проект булдырдылар. Узган атнада өлкәнең үрнәк татар гаиләләрен ачыклау максатында фестиваль-конкурс үткәрелде.

“Пар канатлар” дип аталган фестиваль-конкурста сигез гаилә үзара көч сынашты. Парларның күпчелеге бер авылда яшәп, балалар бакчасына бергә йөргән, мәктәптә бер сыйныфта укыган яшьтәшләр. Һәр гаиләнең үзенә генә хас гореф-гадәтләре, йолалары һәм традицияләре бар икән. Барысы да җыр-моңга, нәфис сүзгә һәм аш-суга оста. Алар акчаны да төгәл һәм тиз санап бирделәр. Димәк, бәрәкәтле гаиләләр.

Беренче булып сәхнәгә чыккан Илдар белән Сания Салаховлар күптән түгел “Ел гаиләсе-2025” Бөтенроссия конкурсында катнашып, “Күпбалалы гаилә” номинациясендә җиңү яуладылар. Башкалабыз Мәскәүдә иҗади осталыгын күрсәткән пар биредә аеруча зур тырышлык куеп, дулкынланып чыгыш ясады. Чөнки монда барысы да күңелгә якын – туган телдә сөйлисең, милләттәшләр белән рәхәтләнеп аралашасың. Милли кием, милли ризык – һәммәсе дә үзебезчә.

Илдар белән Сания 1992 елда Чабаксар шәһәрендә гаилә корып җибәрәләр һәм Чынлы районы Карабаевка авылына килеп төпләнәләр. Бәхетле пар менә утыз өч ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлый. Алар дүрт бала – Илнар, Илгизәр, Илсаф белән Самираны тәрбияләп үстерәләр. Әлеге гаилә барлык хәйрия концертларында, СВО сугышчыларына ярдәм күрсәтү акцияләрендә актив катнаша.

Салаховлар халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, балаларына тапшырып калдырырга тырыша. Алар телеңне йотарлык тәмле бавырсак пешереп килгән иде. Парлап моңлы җыр да суздылар. Без эшне дә, җырны да бергәләп башкарырга яратабыз, диләр бертавыштан. Татарлар яшел төсне ярата бит, без дә Сания белән җырлый-җырлый капканы да, койманы да, түбәне дә яшел төскә буядык, дип Илдар уены-чыны белән өстәп куйды. Салаховлар конкурсның “Актив гаилә” номинациясендә җиңүче итеп танылды.

Ульяновск районы Бирючевка бистәсеннән Молотковлар гаиләсенә “Гаилә мирасы” номинациясе бик килешеп тора инде. Чувашстанның Батыр районы Кыр Бикшиге авылында туып үскән Хасиятулла һәм Фәридә Молотковлар 1981 елда гаилә корып җибәрәләр. Тату гаиләдә ике кыз белән бер ул буй җитеп, олы тормыш юлына басалар. Фәридә Нәҗип кызының мәктәптә кырык ел буе укытучы булып эшләве һәр сүзендә, һәр хәрәкәтендә чагыла. Шуңа өстәп, ул танылган язучы, журналист Фәтхи Бурнашның нәсел дәвамчысы да әле. Иҗади сәләт буыннан-буынга күчә шул, Фәридә ханым үзе язган шигырьләрне йөрәккә үтеп керерлек итеп укыды. Ул жюрига гаилә альбомы белән күптән түгел дөнья күргән шигырьләр җыентыгын тәкъдим итте. Пар канаты, Фәридә ханымның һәр сүзен хуплап торучы Хасиятулла абый – аның ышанычы, терәге һәм таянычы. Хасиятулламның кулыннан килмәгән эше юк, бөтен йорт-җирне үзе төзеде, фамилиясенә һич тә хыянәт итми, дип Фәридә ханым хәләл җефетен мактап алды.

Молотковлар бәйрәмгә бик тә тәмле каклаган каз алып килгән иде. Фәридә ханым тамашачыны каз каклау ысулы белән таныштырырга да өлгерде.

Конкурсның “Игътибарлы гаилә” номинациясендә җиңүче Забихулловлар гаиләсе Чардаклы районы Үрән авылында гомер кичерә. Рәис белән Гөлкәй дүрт дистә елдан артык тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Өч кыз балага гомер бүләк иткәннәр. Хәзер инде балдан татлы сигез оныклары бар. Без шау-шулы, тулы канлы, күңелле тормыш белән яшибез, ди алар.

“Каенанамның урыны гел түрдә, аны хөрмәтләп, аңлашып, дус-тату гомер итәбез. Бала-оныкларны, ике як туганнарны һәрвакыт милли ризык әзерләп каршы алабыз”,- ди Гөлкәй ханым.

Забихулловлар җәмәгать эшләрендә актив катнаша, авыл мәдәният йортында узган бер генә чарадан да читтә калмыйлар. Фестивальгә үзләре үстергән үрдәкне пешереп килгәннәр иде. Алар жюрины үрдәк мае белән майланган белен белән сыйладылар.

Үрән авылыннан тагын бер үрнәк пар – Радик һәм Фәридә Сафиулловлар. Алар – яшьтәшләр, бер авылда туып, бер чишмә суларын эчеп үскәннәр. Бергә балалар бакчасына йөргәннәр, мәктәптә бер парта артына утырып белем алганнар. Институтның тулай торагында яшәгәндә ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабына һәм яңа гаилә барлыкка килә. Сафиулловлар туган авылларында төпләнеп калып, ике бала үстерәләр. Фәридә Дамир кызы – өлкәбезнең танылган ана теле укытучысы. Шушы көннәрдә генә “Ел укытучысы-2025” конкурсында катнашып, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” исеменә лаек булды. Искиткеч тыйнак пар – Радик һәм Фәридә Сафиулловлар “Максатчан гаилә” номинациясендә җиңү яулады.

Ульяновск шәһәренең Белый Ключ бистәсендә гомер кичерүче бәхетле пар – Рафаэль белән Әдилә Салиховларның гаилә корып бергә яши башлауларына кырык ике ел булган. Дөньядагы иң зур байлыгыбыз – ике балабыз, балдан татлы ике оныгыбыз, ди Салиховлар.

Һәрвакыт җитәкләшеп, көлешә-көлешә атлаучы Рафаэль белән Әдиләне “Киндяковка” мәдәният йортындагы татар чараларында еш күрергә мөмкин. Алар милли тормышның үзәгендә кайный, чөнки икесе дә җыр-моңга гашыйк. Сеңелләре – “Нур” татар халык театры режиссеры Җәмилә Мифтахованың да алар терәге, ярдәм кулы сузучылары. Бәхет ул – бер-береңне күз карашыннан аңлау, бергә җырлау, бергә йорт эшләрен башкару, ди Салиховлар. Әлеге гаилә юморга да бай. Позитив, шатлыклы, уен-көлкеле тормыш яраталар. Рафаэль белән Әдилә – конкурсның “Зыялы гаилә” номинациясендә җиңүчеләр.

Чардаклы районы Яңа Кызылсу авылыннан Илнар һәм Гөлшат Шакировларны жюри “Иҗади гаилә” номинациясендә юкка гына бүләкләмәде. Әлеге пар, чынлап та, иҗат кешеләре. Илнар Гали улы озак еллар дәвамында авыл мәдәният йортына һәм “Чишмә” ансамбленә җитәкчелек итә. Тормыш иптәше Гөлшат – аның уң кулы, ярдәмчесе.

“Тормышның куанычларын, сынауларын бергә үтәргә тырышабыз. Ике кызыбызга үрнәк күрсәтеп, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтәбез”,- ди алар.

Һәм бу буш сүзләр түгел. Шакировлар бәйрәмгә күмәкләшеп – әниләрен дә, кызларын да алып килгәннәр, якмышны да бергәләп пешергәннәр. Тормыш арбасын бергә тартканда, бәхет кошын кулдан ычкындырмыйсың шул инде.

“Заманча гаилә” номинациясендә җиңүче Марат һәм Лилия Замальдиновлар Чардаклы районы Октябрьский бистәсендә гомер кичерә. Тумышлары белән Үрән авылыннан. Әлеге парга сокланмый мөмкин түгел: алар сәхнәдә дә, пәрдә артында да очып кына йөриләр. Лилия күбәләк булса, Марат бал кортын хәтерләтә. Егерме җиде ел бер сукмактан атлаучы парның бәхетле булуы йөзләрендә үк чагыла.

Аграр университет студентларына белем бирүче Марат Мидехат улы доцент дәрәҗәсенә ирешкән. Лилия ханым балалар бакчасында логопед булып эшли. Үрнәк гаиләдә ике кыз үскән. Кечкенә оныкларының яраткан бабасы белән әбисе дә инде алар. 2005 елда тырыш, уңган парның хыялы чынга ашкан – әти-әниләре ярдәме белән йорт салып кергәннәр. Хәзер Замальдиновлар әлеге өйдә дус-тату булып, мәхәббәт утын сүндермичә гомер кичерәләр. Фестивальдә тамашачыга – җыр, ә жюрига тәмле өчпочмаклар бүләк иттеләр.

Чувашстанның Урмай авылында туып үскән Каримуллиннар гаиләсе бәйгенең бизәгенә әверелде. Ак яулык бәйләгән, ак күлмәк белән ак калфак кигән Рафия апа белән сабыр холыклы, түбәтәйле Рафаким абый тамашачының гына түгел, барлык конкурсантларның да мәхәббәтен казанды. Бер авылда туып, бер сыйныфта укыган пар быел Алтын туйларын каршылаган.

“Илле ел буе аңлашып, сүзгә килмичә, бер-беребезнең күңелен калдырмыйча яшәдек. Өч бала үстердек, хәзер инде җиде оныгыбыз бар. Дус-тату торуның сере – сабырлык”,- ди Каримуллиннар.

Урмайлылар киң күңелле, кунакчыл халык, дип сөйлиләр. Без моңа үзебез дә инандык. Рафаким абый белән Рафия апа күчтәнәч итеп каклаган каз, тай бавырыннан пешергән торт һәм өлешле гөбәдия алып килгән иде. Рафия апа аш-суга гына түгел, иҗади яктан да оста икән. Ул ярты гасырлык уртак язмышны шигъри юлларга салган. Каримуллиннар бертавыштан “Кунакчыл гаилә” номинациясендә җиңүче итеп билгеләнде.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин яңа проектны гамәлгә куючы Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина һәм жюри әгъзалары пар канатларны җиңүләре белән котлап, дипломнар, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*