tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пар канатлы нурлы иҗат
Пар канатлы нурлы иҗат

Пар канатлы нурлы иҗат

Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Марис Нәзиров “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе булып 20 ел дәвамында хезмәт сала. “Тулпар” журналы ачылгач, ул әлеге басманың җаваплы сәркәтибе, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Соңрак Марис Назыйф улы туган ягына – Чакмагышка күченә. 2002 елның мартыннан Чакмагыш районының «Игенче» гәзите баш мөхәррире була, Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсен җитәкли.
Фәүзә Гасакирова – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1975 елдан Чакмагыш район мәдәният йортында балалар хоры җитәкчесе булып эшли башлый. 1982 елдан Чакмагыш музыка мәктәбе директоры була. Ул бик күп җырлар, берничә аудиоҗыентык авторы.


Агымдагы елда Фәүзә Гасакировага майда – 70, Марис Нәзировка августта 75 яшь булыр иде.
“Пар канатлы нурлы иҗат” дип исемләнгән хәтер кичәсендә Чакмагыш район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, Уфадан Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Китап” нәшриятының республика халыклары әдәбияты бүлегендә озак еллар хезмәт куйган, әлеге бүлектә беренче булып татар телендә дөнья күргән Марис Нәзировның «Янә утларга керәм» дип аталган шигъри җыентыгының мөхәррире, танылган җәмәгать эшлеклесе Динә Морзакаева, “Кызыл таң” гәзите журналисты Зөһрә Исламова, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Халисә Мөхәммәдиева, Марис Нәзиров белән Фәүзә Гасакированың туганнары, чакмагышлылар катнаштылар.
Чакмагыш район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев үз чыгышында шәхесләрне искә алып, барлап, аларның исемнәрен яшь буынга җиткерүнең кирәкле һәм саваплы эш икәнлеген ассызыклады.


– Марис Нәзиров белән Фәүзә Гасакированың үзләрен, аларның иҗатын райондашлар бик ярата, хөрмәт итә иде. Бүгенге хәтер кичәсенә тулы зал булып килгән тамашачылар моның дәлиле булып тора. Алар икесе дә бөек шәхес. Марис Нәзировның шигырьләрен бүген дә укыйбыз, аның сүзләренә язылган җырлар да әледән-әле яңгырап тора. Фәүзә Гата кызы иҗат иткән җырлар да сәхнә түреннән төшми. Ул – районыбызның гимны авторы да. Бу ике шәхес тә районыбыз өчен тырышып эшләделәр. Әлегә кадәр мәктәпләрдә Марис Нәзиров белән Фәүзә Гасакирова иҗатына багышланган чаралар узып торды. Аларны район дәрәҗәсенә чыгарып, шигырь уку, җыр конкурслары үткәрүне күз уңында тотабыз, – диде Реканс Фәнил улы.
Сәхнә түренә җырчылар бер-бер артлы чыгып, Фәүзә Гасакирова иҗат иткән җырларны башкарды. Әйткәндәй, аларның күпчелеге Марис Нәзиров сүзләренә язылган.
Фәүзә Гасакирова озак еллар районның балалар сәнгать мәктәбендә директор булып эшли. Аның хезмәттәше, якын дусты Зөлфия Вәлиуллина матур истәлекләре белән уртаклашты. Ә инде сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның чагу чыгышы ямь өстенә ямь булып, көчле алкышларга күмелде.


Бүгенге көндә Марис Нәзировның исемен мәңгеләштерү максатыннан күпкырлы эшчәнлек алып барыла. Ул баш мөхәррир булып эшләгән «Игенче» редакциясе диварына мемориаль такта эленгән. Шулай ук әдипнең остазы Әгъдәл Низаев оештырган «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсенә Марис Нәзиров исеме бирелгән. Чарада Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Рәзифә Сәхапова да үзенең хатирәләре белән уртаклашты.
Җырлы-моңлы, дәртле биюле тамашаның видеоязмалар белән тулыландырылуы, Фәүзә Гасакированың көндәлек битләреннән өзекләр укылуы аның эчтәлеген тагын да баетты.


Кичәне Башкортстан Республикасы татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасының Чакмагыштагы бүлекчәсе җитәкчесе Луиза Ишморатова һәм оешманың актив әгьзасы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Шәймөхәммәтова әзерләп алып бардылар.
Бу талантлы гаиләнең туганнары, балалары Сөмбел белән Рүзилне тәрбиягә алган Диннуровлар гаиләсе әгъзалары сәхнә тутырып чыгып, оештыручыларга кат-кат рәхмәт сүзләре җиткерүе күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек мизгелләрнең берсе булды.


Кичәдә, шулай ук, пар канатлы нурлы иҗади шәхесләр – Марис Нәзиров белән Фәүзә Гасакировага багышланган шигырьләр дә яңгырады. Аларның авторлары – Динә Морзакаева һәм Рафига Усманова.

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*