tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Парау авылыннан – СВО зонасына
Парау авылыннан – СВО зонасына

Парау авылыннан – СВО зонасына

Мәләкәс районында хәрби частьләргә озату өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Изге һәм игелекле эшкә кушылырга теләүчеләр саны көннән-көн арта бара.

Район халкы сугышчыларыбызга аеруча да кирәкле булган әйберләрне гуманитар ярдәм җыю пунктына китереп тапшыралар. Шушы көннәрдә генә эшмәкәрләр махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясен әзерләгәннәр. Анда күчтәнәчләр дә, эчә торган су да, кирәкле әйберләр дә бар.

“Танылган эшмәкәр Гөлчәчәк Садыйковага һәм Парау авылының илебез язмышына битараф булмаган халкына аерым рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Сугышчыларыбыз тылның ышанычлы булуын һәм туган як җылысын тойсыннар, сизсеннәр өчен без мөмкин булганның барысын да эшлибез”,- ди район хакимияте башлыгы Михаил Сенюта.

Мәләкәс районында СВО зонасына озату өчен гуманитар ярдәмне түбәндәге адрес буенча җыялар: Хмельницкий урамы, 93, 5 нче кат, хакимият бинасы.

“Безне – Россия халкын җиңүе мөмкин түгел! Эшмәкәр Гөлчәчәк Ринат кызы Садыйкова Парау авылында үзенең сәүдә ноктасында СВОда катнашучылар һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләр өчен ярдәм һәм азык-төлек җыю пункты оештырган. Һәм автомобиленә шыплап тутырган гуманитар йөкне беренче тапкыр гына китереп тапшырмый инде ул. Зур бизнесы булган малтабарларыбыз да, урта һәм кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр дә изге эшкә үз өлешләрен кертергә тырышалар. Чын ихластан рәхмәт сезгә, Гөлчәчәк Ринатовна, сезнең алдыгызда түбәнчелек белән башыбызны иябез!”- ди район башлыгы Азат Мидаров.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*