Без зур бәйрәмне каршыларга әзерләнәбез. Ул- Бөек Җиңүнең 80 еллыгы. Бу уңайдан күптөрле чаралар үткәрәбез, катнашабыз. Сугышта булган авылдашларны, якташларны барлыйбыз. Төрле эзләнү эшләре дә алып барабыз. Соңгы көннәрдә Алан җирлегеннән чыккан бер каһарманыбыз – Балыклы авылында туып – үскән, Алан җиделлык мәктәбендә белем алган Хәлиуллин Бәйрәмгали Хәлиулла улы хакында булган мәгълүматларны барлап, интернет чыганакларыннан, туганнарыннан алынганнары белән тулыландырырга туры килде. Алан урта мәктәбе музеендагы фоторәсемнән мөлаем гына елмаеп торучы Бәйрәмгали Хәлиуллин күз алдында булды бу көннәрдә.
Партизан Бәйрәмгали. Мәктәптә укыган вакытта ук мин бу исем белән таныш идем. Чөнки Бәйрәмгали ага мәктәбебезнең якын дусты, укучыларның кумиры булган заманнар бу. Без балачакта кышын “Партизан” уенын көн дә дип әйтерлек уйнаган вакытлар! Ә мәктәпкә чын партизан кунакка килә. Үзләренең ничек партизан булып китүләре, дошман тылыннан торып, фашист илбасарларына ничек диверсияләр оештырулары хакында сөйли. Шунда малайларның күзләре янганын, үзләрен Бәйрәмгали абый урынына куеп, батырлыклар эшләгәнен уйлап хыялланганын күз алдыма китерәм. Әйе, нәкъ тә шулай. Башкача булуы мөмкин дә түгел, кабатлап әйтәм: чөнки кыш буе дип әйтерлек “Партизан” уйнап үскән буын!
Миңа Бәйрәмгали Хәлиуллин белән очрашырга насыйп булмады. Мин әлеге мәктәпкә укырга килгәнче язмам герое вафат булган. Ләкин мәктәп музеенда аның хакындагы стендны, тарих дәресендә укытучыбызның горурланып сөйләвен әле дә яхшы хәтерлим. Инде менә 11 ел үзем мәктәп музее җитәкчесе буларак, аның хакында сөйлим, якташыбыз, авылдашыбыз Бәйрәмгали Хәлиуллин атлы партизанның батырлыклары алдында баш ияргә, аның белән горурланырга өйрәтәм.
Партизаннар сугышының масштабларын күз алдына китерү өчен берничә сан атау да җитә. 1944 елга партизан отрядларында һәм берләшмәләрендә якынча 1,1 млн кеше сугышкан. Немец ягының партизаннар гамәлләреннән югалтулары берничә йөз мең кеше тәшкил иткән – бу санга вермахт солдатлары һәм офицерлары һәм власовчылар, полицейскийлар да керә. Халык үч алучылары тарафыннан юк ителгән 67 немец генералы арасыннан тагын бишесен исән — сау тотып Зур җиргә озаталар. Әйе, Бөек Ватан сугышы вакытында партизаннар көрәше нацистлар оккупациясенә каршы торуның иң нәтиҗәле ысулларының берсе булды. Партизаннар батыр кешеләр иде, алар дошман көчләре белән килешүдән баш тарттылар, хәтта тигез булмаган шартларда да каршылык күрсәтүләрен дәвам иттеләр. Алар гарнизоннарга, конвойларга, коммуникация линияләренә һәм хәрби объектларга һөҗүмнәр үткәрделәр, оккупация көчләре арасында паника һәм ышанычсызлык тудырдылар.
Хәлиуллин Бәйрәмгали 1918 елның 23 октябрендә элекке Саба (хәзеррге Теләче) районы Балыклы авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә аннан башка ике абыйсы һәм ике апасы була. Алан җиделлык мәктәбен тәмамлаган үсмер егет алдында алга таба нишләргә кирәклеге хакында зур борчылу тормаган, чөнки аның карары күптән әзер: Бәйрәмгали укытучы булачак! Ишле гаиләдә үскән егет, туганнары чакыруы буенча, ерак Бохарага барып чыга, имтиханнарын уңышлы тапшырып, укытучылыкка укырга әзерләнә. Тик егетнең язмышын төптән үзгәрткән вакыйга килеп чыга: армиягә кичекмәстән офицер кадрлар кирәк! Бәйрәмгали берничә курсташы белән Ташкентка хәрби училищега укырга китә. Бөек Ватан сугышы башланганда ул инде танк дивизиясенең механикалаштырылган батальонында штаб начальнигы була. Тик дивизиянең танклары гына булмый, чөнки дивизия яңа оешып килә. Штаб начальнигы булганчы, аны Гомель янындагы пехота ротасына командир итеп җибәрәләр. Аның исеме бик сәер тоела: Бәйрәмгали! Яңа күн итеге дә ниндидер нечкә тавышлар чыгара. Үзенә сәерсенеп караганнарын сизгән Бәйрәмгали взвод командиры үзенә рапорт биргәндә кызарып та китә.
Бу вакытларны искә төшергәндә, Бәйрәмгали агай елмаеп куя торган була. Аның ни өчен елмаюын укучылар аңлап та җиткермәгәннәрдер. Ә менә ул вакытта эшләгән укытучылар ул елмаюны яхшы аңлый. Оялчан егеттән нинди командир үскән! Шушы мәктәптә укыган гади генә авыл малае нинди отряд белән җитәкчелек иткән!
1941 елнның 22 июне таңында немец фашистлары илебезгә басып керә. Менә шунда яшь лейтенантка зур сынаулар узарга туры килә. Дошманга каршы сугышырга танклар юк, чолганышта калу куркынычы туа. Батальонга фронт сызыгы аша чыгу мөмкин булмый, алар урманга чигенәләр. Ничек кенә булса да фронт аша чыгып үзебезнең гаскәрләргә кушылырга кирәклеген яхшы аңлый Бәйрәмгали. Урман эченнән сак кына хәрәкәт иткән кызылармеецлар П. Марковның партизан отрядына юлыгалар. Аларны отрядка чакыралар, ләкин моның өчен сынау үтәргә кирәклеген аңлаталар. Сынауны уңышлы узганнан соң аларны отрядка алалар. Тиздән Марков отряды Чернигов өлкә коммитеты секретаре А. Федоров командалыгындагы отряд белән берләшә. Бәйрәмгали Халиуллинга рота белән командалык итүне тапшыралар.
Аның ротасы беренче операцягә барганда ук яхшы оешканлыгын күрсәтә. Шишково авылы янындагы беренче бәрелештә алар 41 гитлерчыны юк итәләр, 21 винтовка кулга төшерәләр. Чираттагы оперция тагын да уңышлырак тәмамлана: засададан кинәт килеп чыккан партизаннар 50 фашистны юк итәләр, 27 винтовка, 300 гранат, 2 автомат, 5 мең патронны кулга төшерә.
Партизан тормышы шулай дәвам итә. Тиздән Бәйрәмгали диверсияләр буенча специалист булып китә. 1943 елның җәендә ул үзенең группасы белән Ковель-Сарны тимер юлында дошманның 53 эшелонын юк итә, ә 1944 елда 92 эшелон шартлатыла. Фашистлар бу турыда газеталарында: “Ковель тирәсендә, партизаннар түгел, рус Иваны андый хәрби хәйләләрне белергә сәләтсез. Монда Мәскәүдә махсус хәзерләнеп килгән группа эшли,”-дип язалар.
1944 елның башыннан Бәйрәмгалине Ворошилов исемендәге отрядның командиры итеп билгелиләр. Отряд үсә, аның саны мең кешегә җитә. Кыш карлы һәм салкын була. Алар төннәрен өчәр кеше утырган чаналарда, вак группалар булып, дошманга кинәт һөҗүм итәләр һәм тиз генә китәләр дә.
Тиздән партизаннар өченче Украина фронты белән кушылалар. Будапешт янында Бәйрәмгали каты яралана. Госпитальдән чыккач, ул танк дивизиясенең механикалаштырылган батальонында штаб начальнигы итеп билгеләнә. Яңадан яралана. Ярасы төзәлгәч, аны 30 нчы танк дивизиясенең механикалаштырылган батальонына командир итеп куялар.
Сугышны ул 4 нче танк армиясе составында ерак көнчыгышта Япония самурайларына каршы сугышып, Япония капитуляция ясагач тәмамлый.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Бәйрәмгали Хәлиуллин Ленин ордены, Сугышчан Кызыл Байрак ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы партизанына, Будапештны, Праганы азат иткән өчен медальләре, Германияне, Японияне җиңгән өчен медальләре белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамланганнан соң Хәлиуллин Бәйрәмәли Хәлиулла улы 28 ел юстиция органнарында эшли, РСФСРның Атказанган юристы, 1971-1980 елларда Татарстан АССР юстиция министры урынбасары була. 1980 елның 12 апрелендә вафат була һәм Казанда җирләнә.
Бу язманы әзерләр өчен музейдагы истәлекләрне кабат өйрәнергә, интернет челтәрендәге мәгълүматларны укырга, Бәйрәмгали абыйны хәтерләүче туганнары, авылдашлары белән сөйләшергә туры килде. Аны күреп белгән һәркем күңелендә күңелендә Бәйрәмгали Хәлиуллин кече күңелле якташ, хезмәте буенча белүчеләр өчен гадел хезмәткәр, сугышчан юлын өйрәнүчеләр өчен көчле рухлы, кыю командир булып хәтердә калыр.
Чыганак: https://tulachi.ru