ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Патриотлар тәрбиялибез
Патриотлар тәрбиялибез

Патриотлар тәрбиялибез

Ульяновскийның Чардаклы районы Үрән авылы урта мәктәбендә ана теле укытучысы һәм авыл китапханәчесе тырышлыгы белән әзерләнгән әдәби сәгать узды. Әлеге чара бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел булуга багышланган иде.

Чараның максаты – укучыларны һәм аларның әбиләрен шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, патриотлык һәм үз халкыбызның әдәби мирасы белән горурлык хисләре тәрбияләү.

Туган тел укытучысы Фәридә Сафиуллова үзенең кереш сүзендә Муса Җәлилнең тормыш юлы, әдәбият үсешенә керткән өлеше һәм әсәрләренең бүгенге көндә дә зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләде. Патриот-шагыйрьнең иҗаты барлык буын кешеләрен дә рухландыра, сабырлыкка, кыюлыкка һәм Ватанны яратырга өйрәтә, диде ул.

Авыл китапханәчесе Эльвира Кәримова укучылар өчен кызыклы презентация әзерләгән иде. Анда М.Җәлилнең китаплары һәм аның биографиясеннән мавыктыргыч фактлар тәкъдим ителде. Шигырьләренә аеруча зур игътибар бирелде – алар аудиоформатта яңгырады, бу укучыларга шагыйрь иҗаты атмосферасына тирәнрәк керергә ярдәм итте.

Әдәби сәгать барышында мәктәп укучылары һәм укучыларның әбиләре М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар һәм уй-кичерешләре, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Эльвира КӘРИМОВА,

Үрән авылы китапханәчесе.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*