Буген дөньякүләм танылган табиб-нейрохирург Альберт Суфианов үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның бөтен тормышы-нейрохирургия, кешеләрне коткару һәм җиңүләргә бара торган дәвалау юлы белән бәйле.
Федераль нейрохирургия үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 15 елга якын эшләү дәверендә үзәк Россиянең 84 төбәгеннән һәм 17 чит илдән 48 меңнән артык пациент кабул иткән. Үзәктә халыкара конференцияләрдә дөньяның 40 иленнән белгечләр булган. Альберт Әкрамович – үзәк белән җитәкчелек итеп кенә калмый, ул фәнни проектларны тормышка ашыра һәм дөнья нейрохирургиясе йолдызларын үстерә. Бөтен дөнья табиблары – аның шәкертләре!
Милләтебезнең горурлыгы, игелекле, хөрмәтле табибы Альберт Суфиановка кешеләргә хезмәт итү юлында көч-куәт, сабырлык, сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс идеяләрегезнең чынга ашуын теләп калабыз!
Юбилеегыз белән, Альберт Әкрамович!
Чыганак: СЕБЕР ТАТАР ДӨНЬЯСЫ