– “Печән базары” фестивале ни өчен быел Черек күл паркында үткәрелә?
– Беренчедән, хәзер Кабан күле буен, Иске татар бистәсе ягыннан реконструкциялиләр, үзгәртеп коралар. Шуңа күрә без күнеккән урында үткәрергә урын җитмәячәк. Черек күл соңгы вакытта гел телдән төшмәде, мәгълүмат чараларында да гел искәртеп торылды, соңгы вакытта узган, заманча, фестивальләр бу урында уза. Инфраструктура ягыннан да уңайлы, шуңа күрә уйладык та. Үзәк парк, Черек күл дигән матур татарча исеме бар, шушы урынга килеп сыенырга булдык.
– Печән базары фестивале турында искәртеп үтик, бу нинди фестиваль, кайчаннан бирле үткәрелә?
– Уйланып карасак, Сабантуйдан кала татарча шәһәр чаралары юк та бит инде бездә. Яки рәсми чаралар гына калды, хәзер аларны искә дә төшерә алмыйм. Үз вакытында, 4 – 5 ел элек, ни өчен әле, ачык, шәһәрчә, татар традициясенә әйләнә алырлык бер фестиваль оештырмаска дип уйладык? Башта ул әле фестиваль кебек башланмады, апрель башында Париж Коммунасы урамында Тукайны искә алу чарасы уңаеннан уздырган идек. “Тукай йөзе” дип атаган идек без аны, шундый ике мәгънәдә инде. Тукай китеп барган, йөз ел узган, аның шәһәрне ничек күрәсе килә икән? Без аны рәсми рәвештә түгел, ә урамда, аның әсәрләрендә чагылган Печән базарының тарихи урынында үткәрергә уйладык. Анда тормыш яңадан кайнап китсә, бу иң кулай вариант, формат дип уйладык – урамда узуы, ачык булуы, төрле эксперементлар. Ул вакытта без ачык микрофон, төрле флешмоблар ясаган идек һәм теләгән кешеләр, яшьләр, тәм-томнар әзерләп, шунда сатып йөриләр иде. Ул вакытта чүәкләр, читекләр, шундый әйберләр сатарга дүртме, бишме кешене чакырган идек. Ул шушы әйбердән үсеп киткән фестиваль. Шәһәрчә, татарча, Казан үзәгендә яңа традициягә әйләнерлек чара.
– Хәзер катнашырга теләүчеләр күпме, былтыр күпме иде, быел күпме көтелә?
– Ел саен ул сан үсә. Әйткәнемчә, беренче елны – биш ел элек ул биш-алты кеше булса, хәзер безнең йөзгә якын дизайнер. Печән базары ул төрле берләшмәләргә мәйданчык бирүче фестиваль дә, мәсәлән, ниндидер татар компонентлы, заманча , кием- салым, йорт җиһазлары, зәркән һәм башка әйберләр дизайн ясыйсың икән, һичшиксез, печән базарында катнаша аласың. Быел алар йөзгә якын.
Аннан кала безнең уку паркы, гыйлем мәйданы, балалар, сабыйлар өчен мәйданчык, шигъри сарай дип әйтик инде һәм аш-су мәйданчыгы бар. Алар һәрберсе төрле берләшмәләрне үзенә җәлеп итүче мәйданчыклар.
– Ә килүчеләр саны күпме булыр дип фаразлыйсыз?
– Бу сорауны миңа еш бирәләр инде. Аеруча аш-су сатарга килүчеләр. Безнең быел яңа урын, яңа дата булгач, төгәл әйтеп булмый, ләкин, гадәттә, бу фестивальгә биш-алты мең кеше килә.
– Фестиваль ни өчен шушы датада, август уртасында үтә?
– Ул датага әллә ни бәйләнмәгән. Печән базары ул һәрвакытта да безнең борынгы бабаларыбыз кебек күчмә булды – аның датасы да, урыны да һәрвакыт күчеп торды. Париж Коммунасыннан Каюм Насыйрига, Каюм Насыйридан Кабан күле буена, хәзер менә Черек күлгә. Апрель башыннан башлаган идек, шуннан җәйгә күчтек, хәзер инде август уртасында уздырабыз.
– Алга таба традицион урыны булыр дип уйлыйсызмы?
– Әйе, әлбәттә, безнең татар бистәсен ялгыз калдырасыбыз килми. Печән базары иң килешле урын.
– Программа белән тулырак таныштырып китсәгез иде.
– Черек күл капкасы ул символ, аны бөтен кеше таный. Шушы урыннан кергән кешеләр, адым саен диярлек ниндидер мәйданчык белән танышачак.
Сул якта аш-су мәйданчыгы булачак. Фестиваль башланганнан алып кичкә кадәр анда төрле чаралар узачак. Ул мастер-класслар: талкыш кәләвә ничек ясала; хәзер бик популяр кара камырдан төрле бургерлар, бездә анда кара камырдан кыстыбыйлар ясап күрсәтәчәкләр; Казанның төрле кафе-рестораннары үз мастер-классларын, остаханәләрен алып киләчәкләр. Бу мәйданчыкта иң соңгы чара – ике эстрада йолдызының кулинар ярышы, исемнәре әле сер.
Аш-су мәйданчыгыннан ерак түгел, юл өстендә шигъри сарай булачак, ул шундый үзенчәлекле урын, аны җиңел генә аңлатып та бетереп булмый. Анда шагыйрь унбиш минут эчендә һәр кызыксынып кергән кешегә үз шигырьләрен укый, алар тет-а-тет булачаклар, ләкин шагыйрь кешегә күренми. Димәк, шагыйрьдән шәхси бер кешегә шигърият тәкъдим ителә, алар аерым, шагыйрь күренми. Ул шундый серле дә ничектер, мин уйлыйм, бу кешеләрне дә кызыктырачак.Шагыйрь дә, тыңлаучы да бер-берсенең силуэтларын гына күрәчәкләр. Ләкин шагыйрь дә бу кешенең очраклы икәнен белә, бу кеше дә шагыйрьне танымый.
– Шагыйрьләрнең исемлеге билгелеме, кемнәр булачак?
– Анда төрле шагыйрьләр булачак, исемнәрен әйтеп тормыйбыз, чөнки ул бит инде серле сарай.
“Гыйлем” берләшмәсе “Гарри Поттер” китабын беренче томын татар теленә тәрҗемә итүне тәмамладылар. Аның презентациясе булачак, яңа нәшрият тәкъдим ителәчәк. Аларның “Хәлбуки” дигән яңа проектлары бар, татар телендә фән турында сөйлиләр. Шушы лекцияләр узачак. Аларга каршы якта Черек күлнең балалар мәйданчыгы, шуның янәшәсендә Печән базарының сабыйлар мәйданчыгы эшли. Анда балалар өчен төрле остаханәләр, уен мәйданы оештырылачак. Аны безнең ике көчле берләшмә – “Сабыйлар” үзәге һәм “КидСпейс” оештырачак.
Бу ике мәйданчыкны узганнан соң, сату территориясе башлана, кешеләр каршы алып торачак. Без бит инде күнеккән – төрле рестораннар-кафеларны чакыралар да, алар безне нәрсә беләндер сыйлый, нәрсәдер сата. Без инде уйладык, моңа кеше
күнеккән, бу инде яңалык түгел. Чит илләрдә, Европа илләрендә паркларда башкача оештыралар – кешеләрне чакыралар, кем нәрсә тели, шуны өеннән пешереп килә һәм сата. Бездә дә шундый традиция ачып җибәрәбез. Кафе – рестораннар белән беррәттән кешеләр дә милли ризыкларны сата алачак.
Иң соңгы мәйданчыкта ат итеннән шашлыклар, бавырсаклар, Мари урманнарыннан һәм кырларыннан җыелган кыргый үләннәрдән төрле җыелмалар, чәйләр сатып торачаклар. Алга таба зәркән, савыт-саба, кием-салым территориясе.
Быел ни өчен монда йөз дизайнер? Без әле яңа гына эшли башлаган дизайнерларны күпләп чакырырга булдык. Алар арасында, мәсәлән, Волгоградтан махсус татар курчаклары алып киләчәкләр – алар беренче тапкыр шундый зур халык алдына чыгачак. Без савыт-саба ясаучыларны чакырдык, үз куллары белән савыт-сабаны татарча бизәүчеләрне.
Печән базары ул нәрсәсе белән кызыклы? Монда килүче кешеләр, дизайнерлар Печән базарына махсус яңа коллекцияләр әзерлиләр яисә аларның ниндидер яңа әйберләре бар. Алар барысын да монда алып килергә тырышалар. Чөнки көндәлек тормышта күп кенә кибетләрдә үз киемнәрен интернет аша саталар, ә инде шундый фестиваль булгач, бөтенесе монда җыелалар. Бу алар өчен, минемчә, конкуренция, көндәшлек, монда кием булса – яңа коллекция, йорт җиһазлары булса – яңа әйберләр алып килергә тырышалар.
– Ә кайсы шәһәрләр катнаша?
– Гадәттә, Пермь, Волгоград, Мәскәү катнаша, иң күбе, әлбәттә, Казан, Татарстанда эшләп монда килүчеләр дә бар, Чаллы, мәсәлән. Уфада дизайнерлар бар. Төмән турында әйтә алмыйм. Алты-җиде төбәктә безнең дизайнерлар бар. Башка төбәкләрдә алар, берәү, икәү, өчәү, Казанда гына алар дистәләгән.
– Катнашу өчен сезнең шартлар нинди, нинди таләпләр куясыз?
– Шартларга килгәндә, сатучылар белән безнең махсус кеше шөгыльләнә. Без алардан монда катнашкан өчен түләү алабыз. Ул табигый, чөнки алар шушы фестивальне булдыруда катнаша. Ашарга пешерүчеләр, кафе-рестораннар, ялгышмасам, 1 – 2 мең, дизайнерлар берничә йөз сум түли. Без моны махсус эшлибез. Беренчедән, фестивальгә килүче кешеләр өчен бу бушлай булсын дип, димәк, гадәти фестивальләрдәге кебек кешеләрне чикләмибез, киртәләмибез һәм кергәндә акча алмыйбыз. Икенчедән, без дизайнерлардан һәм башка катнашучылардан да зур акчалар алмыйбыз, чөнки соңгы ике-өч ел бу чара ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Быел моңа парклар дирекциясе кушылды, алар һәм Казан мэриясе ярдәм итә.
– Түләүдән тыш тагын нинди шартлар бар?
– Әгәр дә бездә катнашырга телисең икән, һичшиксез, татар тематикасы белән бәйле булырга тиешсең. Бик сирәк кенә без, товар кызыклы булган өчен генә алабыз, алар үзләре теләп килгән очракта. Ничек була ул гадәттә? Алар әйтәләр: “Безнең шушындый-шушындый татар әйберләре бар”, без әйтәбез: “Яхшы, шуларны алып килегез. Без Печән базарына махсус ниндидер татар әйберләре ясый алабыз”, диләр. Безнең бик яхшы мисал бар, мин аны һәрвакыт искә төшерәм. Vegan Day кафесы вегетарианецлар өчен ризык сата. Махсус Печән базары өчен алар веган өчпочмаклар әзерләп килә һәм сата. Бу аларга гына кагылмый.
Шулай ук бер зур блок мөселман киемнәре һәм мөселман әйберләре булачак. Ул шулай ук безнең принципка, миссиягә туры килә, без татар әйберсен һәм мөселман әйберсен беркайчан да аерып карамыйбыз.
– Печән базары эшләү дәверендә аның төп нәтиҗәсе нинди булды?
– Беренчедән, бу фестиваль, заманча популяр татар чараларын оештырып була икәнен күрсәтә. Безне Печән базары бик нык илһамландыра, анысы бер, икенчедән, прагматик якларны карасак – дизайнерлар сата, акча эшли, үз товарларын киң җәмәгатьчелеккә чыгара. Ул яктан дизайнерлар һәм иҗатчылар берләшмәсе өчен Печән базары шундый зур этәргеч булды. Өченче файдасы ул Казан халкы өчен. Чөнки без инде күнеккән Европа да да шул ук фестивальләр уза, монда да шул ук, аның бер дә үз йөзе юк. Ә Печән базарының, үз йөзе булгач, алар арасында бик нык аерылып тора. Ул татарча. Казаннан кала тагын кайда андый әйберне күрәсең? Монда гына.
– Бию буенча мастер-класслар булачакмы?
– Әйе, иң соңгы мәйдан иң мәгънәле мәйданчак. Ул мәйданчыкка без иң күп көч куябыз. Ул Уку паркы дип атала.
Уку паркы ул – интеллектуаль мәйданчык, парк түрендә җилкәннәр астында лекторий белән башланачак. Быел безнең лекторий сәясәткә, мәдәнияткә һәм тарихка багышлана. Бу лекторийда федерализм, йөз ел элек татар хатыннары торышы, аларга мөнәсәбәт, революция турында сөйләшәчәкләр. Әскар Гатин, Илдар Шәфыйков, Айрат Фәйзрахманов, Артур Галиәхмәтов –дүрт тарихчы, дүрт егет шундый кызыклы лекцияләр сөйләячәк.
Лекция бию мастер-классы белән дәвам итәчәк. Бию һәм парк, минемчә, бу бик табигый пар. Нигина Әхмәдуллина мастер-классны күп төбәкләрдә, илләрдә оештырып караган һәм без шәһәр халкын татарча биергә өйрәтергә теләр идек. Ике сәгать эчендә өч мастер-класс бирәчәк. Егетләр дә, кызлар да парлы биюгә һәм аерым биюгә өйрәнеп китәчәкләр. Бу яңалык “Бию for you” дип атала, “синең өчен” дигәнне аңлата инглизчәдән. Күптән хыялланган идек һәм беренче тапкыр ясыйбыз.
Биюләрдән соң Сөмбел Гаффаровның “Кораб” дигән пьесасы укылышы булачак. Рәдиф Кашапов белән бергәләп бу куелышка кешеләрне җыеп бетерделәр, бүген беренче репетицияләре булачак. Спектакль куелачак театраль мәйданчык та булачак. Һәм, әлбәттә, шигъри слэм. Аның беренче өлеше язучылар берлеге бинасының ишегалдында узган иде, монда финал булачак. Слэмда танылган һәм яшь шагыйрьләр ярышачак, анда җиңүчегә приз булачак – өч мең сум.
Караңгы төшкәннән соң безнең төп мәйданчыкта, татар режиссерларының кыска метражлы фильмнары күрсәтеләчәк. Мәсәлән, Байбулат Батулланыкы, ул күптән түгел генә “Кинотавр”да махсус приз алды. Әле Казанда күрсәтелмәгән ике кыска метражлы фильмы күрсәтеләчәк. Ике сәгатьлек фильмнар программасы булачак. Кызыклы үзенчәлек –ярминкә кич белән дә эшләячәк. Кичке маркет булып дәвам итәчәк.
Гомумән, печән базары фестивале көндезге унбердән кичке унга кадәр дәвам итәчәк. Димәк көне буе, көндезге сәгать унике-берләрдә программалар башланачак, уку паркында лекцияләр ачылып китәчәк. Өчкә таба балалар мәйданчыгында остаханәләр, Гыйлем мәйданчыгында татарча “Гарри Поттер” ны тәкъдим итә башланачак, шулай бер-бер артлы дәвам итәчәк. Печән базары фестиваленеңрәсми аккаунтларыбар, анда бу дизайнерларның әйберләрен карап була. Без һәрбер мәйданчыкның программасын эләчәкбез.
Тагын бер мөһим әйбер – без быел ачык экскурсияләрне дә дәвам итәбез. Былтыр без аны беренче тапкыр эшләп караган идек, ел буена аларны бик күп эшләдек. Без Черек күл урынында басып торабыз, Марк Шишкин Казанның югалган сулыклары, революциягә, татарларга бәйле урыннар буенча экскурсия уздырачак. Ул да шулай ук кызыклы. Беренче тапкыр эшлибез донейшен системасы буенча эшлибез, димәк, кем күпме тели шуның хәтле акча биреп калдыра алачак. Бу экскурсияләр ачык һәм бу коммерция проекты түгел.
Барлык укучыларны, тыңлаучыларны 19 август көнне безнең белән Черек күлдә уздырырга чакырабыз. Безнең дә, сезнең дә иң яраткан проект – Печән базары фестивале узачак.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ