tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Печән базары”: иң зур татар фестиваленнән ни көтәргә?
“Печән базары”: иң зур татар фестиваленнән ни көтәргә?

“Печән базары”: иң зур татар фестиваленнән ни көтәргә?

24 август көнне Иске Татар бистәсендә (Кабан күле яр буенда) татар дизайны
дөньясының төп вакыйгасы – «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте һәм
дизайны фестивале узачак.

2013 елдан бирле үткәрелә торган фестиваль быел 12 нче тапкыр узачак һәм
Гаилә елына багышланачак: шәҗәрә төзү буенча остаханәләр дә, XX гасыр
башы татарларының гаилә гореф-гадәтләре турында лекцияләр дә, туй
сурәтләре күргәзмәсе дә, хәтта тиз танышулар (speed dating) да булачак.

Фестиваль программасында: дизайн-маркет, балалар һәм олылар өчен
остаханәләр, лекторий, журнал архивларын уку, фотоаланнар, чәй әчү
йоласы, кино, заманча татар музыкасы һәм «СалаваTik» балалар төркеменең
концерты, татарча өстәл уеннары һ.б. чаралар каралган.

Гаилә елы уңаеннан фестивальнең оештыручылары «Туй күлмәге»
флешмобын игълан итте. Теләгән һәркем үз әти-әнисенең, әби-бабаларының
яисә үзенең милли киемле туй фотосурәтләрен җибәрә алды. Татарстанның
халык язучысы Ләбиб Лерон, танылган журналист Искәндәр Сираҗи һәм
режиссер Илшат Рәхимбай да үзләренең туй фотоларын җибәрде. Фестиваль вакытында төрле еллардагы туй фотосурәтләреннән экспозиция
оештырылачак.

«Ялкын» журналы белән берлектә татар яшьләре өчен тиз танышулар
оештырылачак.

Үзенең 35 еллыгын билгеләп үтүче «Идел» журнал архивларын уку белән
интерактив тәкъдим итәчәк. Журналның узган ел саннарында ирек,
мөнәсәбәтләр һәм гаилә темасына мәкаләләр бастырылган. Бергәләп бу
мәкаләләрне укырбыз һәм алардан өзекләр турында фикер алышырбыз.

Быел фестивальне оештыручылар балаларны татар телендә тәрбияләү
темасына аерым игътибар бирделәр. Лекторий вакытында гаиләдә татар
телен ничек саклап калу турында моназара (дискуссия) оештырылачак. Ярминкәдә татар телендә төрле уеннар һәм балалар китаплары тәкъдим
ителәчәк. Татарча өстәл уеннары буенча аерым турнир оештырылачак.

Быелгы фестивальнең төп темасы – татар гаиләсе. Шуңа бәйле рәвештә,
лекцияләрдә үз шәҗәрәңне өйрәнүне кайдан башларга, узган гасыр татар
гаиләләренең көнкүрешен ничек коруын белергә мөмкин булачак.

Фестивальдә заманча татар дизайнерлары, рәссамнар, кулинарлар,
музыкантлар һәм башка иҗади индустрия вәкилләренең эшләрен күрергә мөмкин.Татар дизайнерларыннан тыш, фестивальдә башкорт халкы вәкилләре дә катнашачак, бу да үзенчәлекле бер традициягә әверелде.

Чарада төрле остаханәләрдән торган аерым балалар мәйданчыгы эшләячәк.
Фестиваль вакытында балалар өчен шулай ук «СалаваТik» балалар
төркеменең концерт программасы оештырылачак.

Чәй мәйданы XIX-XX гасырлар чорындагы татар көнкүреше стилендә
бизәләчәк. Татар милли киемен кигән һәрбер гаиләне бушлай шәрык тәм-
томнары белән сыйлаячаклар.

Фестиваль барышында тематик фотоаланда истәлеккә гаилә фотосурәтләре
ясарга һәм үләннәр белән чәй әзерләү осталыгына өйрәнергә мөмкин булачак
– монда татар чәй эчү йоласы буенча остаханәләр узачак.

«Печән базары» фестивале Айнур Әскәровның «Семья года» («Ел гаиләсе»)
нәфис фильмын карау һәм заманча татар музыкасы концерты белән
тәмамланачак.

Пресс-релиз

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*