Пензаның Белинский исемендәге үзәк ял паркында 14 июньдә өлкә Сабантуе гөрлиячәк.
Оештыручылар бик матур программа төзегәннәр. Әзерлек эше кызу бар. Пенза өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итүенчә, бәйрәм әзерлеге буенча инде өченче утырыш узган.
Сабантуй программасында:авыл хуҗалыгы уңганнарын зурлау, бүләкләү, Татарстанның Лениногорск районыннан кунакларны каршы алу, милли ризыклар белән сыйлау, осталарның күргәзмә-сәүдәсе, төрле сабантуй ярышлары, әлбәттә, көрәш, бәйрәм дәвамы буена җирле үзешчәннәр һәм кунакка килгән коллективлар һәм артистлар чыгышларыннан төзелгән концерт.