Бүген Пенза өлкәсе Каменка шәһәре мәчетенең мәктәбендә татар телендә диктант яздылар. Биредә 35 бала катнашты.
“Татарча диктант” акциясе – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән.