«Минем күңелем — минем Ватаным» милли мәдәниятләр фестивалендә татар халкының мәдәниятен, көнкүрешен һәм милли ашларын тәкъдим иттеләр. Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Пенза өлкәсе оешуга 87 ел тулуга багышланган чара Пенза шәһәренең 71 нче мәктәбендә узды.
Фестиваль, төбәктә яшәүче төрле милләт вәкилләрен берләштереп, чын мәгънәсендә күптөрлелек һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде. Кунаклар һәм катнашучылар мәдәни традицияләр, халык кәсепләре һәм милли ашлар белән таныштылар. Чара Пенза өлкәсенең этномәдәни мирасын ачык күрсәтте һәм халыклар арасында үзара аңлашу рухын ныгытты.
Фестиваль программасына милли ашлар, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләре һәм концерт кертелгән иде.
Татар мәдәнияте аеруча ачык чагылыш тапты. “Татар йорты” экспозициясен Каменский районының Кикино авылы урта мәктәбенең укытучылары, ата-аналары һәм педагоглар Әлфия Патеева һәм Равилә Девликамова оештырды. Эшкә шулай ук Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Винера Мөхәммәтҗанова, татар гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклау комиссиясе рәисе Фирдәүс Тумеркина, Каюм Насыйри институты методисты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Янгуразова да кушылды.
“Татар йорты” чигүләр белән бизәлгән булса, ә өстәлгә самавыр һәм татлы чәкчәк куелган иде.
Чыганак: Пенза өлкәсенең татар автономиясе