tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендә Тарихи парк булдыру буенча киңәшмә узды
Пенза өлкәсендә Тарихи парк булдыру буенча киңәшмә узды

Пенза өлкәсендә Тарихи парк булдыру буенча киңәшмә узды

Бүген, 30 июль, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Пенза өлкәсендә Тарихи парк булдыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров алып барды.

Киңәшмәдә катнашучыларга парк төзү проекты турында «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты Президиумы әгъзасы Ринат Әбүзәров сөйләде. Паркта Казанның төрле чорлары торгызылачак, дип планлаштырыла.

Шулай ук җыелыш барышында 2026 елда узачак Бөтенроссия авыл Сабан Туе турында фикерләр алышындылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*