Инде хәбәр ителгәнчә, татар автономиясе каршында Гафур Коләхмәтов исемендәге татар халык театры булдырылды. Киров исемендәге мәдәният һәм ял үзәге базасында атнасына ике тапкыр драматургия классигы Галиәскар Камалның “Банкрот” спектакле репетицияләре үтә.

Театрның баш режиссеры Равилә Исхаовна Кучер сүзләренчә, премьера агымдагы елның язында булачак.
Чыгыштан алынган керемгә драматургия һәм методик әдәбият сатып алып, аны Пенза өлкәсе авыл театраль коллективларына бушлай тапшырырга ниятләнә.